21 декабрь көнне Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе бинасында район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең очрашуы булды. Семинарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина һәм Россия Пенсия фонды идарәсенең Арча һәм Әтнә районары буенча бүлеге начальнигы урынбасары Г.Г. Ибәтуллина чакырылган иде.
Б.И.Кадыйров чарада катнашучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы функцияләре һәм бурычлары. ЕГАИС системасы, “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча олимпиада һәм аның йомгаклары турында сөйләп үтте. Л.И.Абдуллина исә үз чыгышында бүлекнең эше, бурычлары турында сөйләде, территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп (карап тикшерелгән мөрәҗәгатьләр буенча), “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нормаларын аңлатты. Моннан тыш ул сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар сатып алу очракларында гамәлләрнең эзлеклелегенә дә кагылып үтте.
Очрашуга килүчеләр арасында Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең ярдәмен күргән (санга сугылмаган кулланучы хокукларын торгызу буенча) бер ханым да бар иде. Ул үзен борчыган мәсьәләне уңай хәл иткән өчен территориаль орган хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Ахырда очрашуга җыелган барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган һәм территориаль органның элемтәгә керү өчен мәгълүматлары урын алган буклетлар, «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны өләшенде.