Балалар олимпиадаларда катнашып, үзләренә яңа тәҗрибә туплый, сәләтләрен гамәлгә ашыру, талантын күрсәтү мөмкинлеге ала.
2016 елның 21 һәм 22 декабрендә Түбән Камада “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасы призерларын, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны котлау булды. Урта мәктәпләрнең 9-11 сыйныфларында белем алучы барлыгы 2400дән артыграк укучы, шул исәптән Түбән Кама районыннан 309 кеше әлеге олимпиадада катнашу өчен заявка тапшырган иде.
Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагоглар һәм белемле яшьләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә олимпиадада катнашучылар саны елдан-ел арта. Олимпиаданың өч этапта үткәнлеген искә төшерик. Тәүге ике этапның гомуми нәтиҗәләре буенча Түбән Камадан нибары өч бала гына финалга узды.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 27 нче урта мәктәпнең 10А сыйныф укучысы Басова Виктория “Куллану белемнәрен үзләштерүдә активлык һәм максатка омтылышлылык өчен” номинациясендә призерга әйләнде. Кызның остазы – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гурьянова Светлана Александровнаның тырышлыгы да билгеләп үтелде: педагог Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага олимпиадада актив катнашкан өчен” дигән өстәмә номинацияне гамәлгә куйган иде. Түбән Кама шәһәренең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Надежда» интернат-мәктәбе укучылары – Артур Бикбулатов һәм Руслан Моратов та бу бүләкне яулауга иреште. Әлбәттә инде, әлеге булган егетләрнең остазы – мәгариф оешмасының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вахрушева Лилия Владмимровна да бүләксез калмады: аңа Татарстан Республикасында куллану белемнәрен үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Егет-кызлар Мактау грамоталары, кесә телефоннары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән балаларны олимпиада йомгаклары буенча әйбәт кенә күрсәткечләргә ирешүләре уңаеннан котлап, яңа үрләр, иҗат мөмкинлекләрен үстерүне теләде.
Яңа ел – тылсымлы бәйрәм. Яңа ел – бүләкләр чоры. Шуңа күрә әлеге бәйрәм алдыннан котлау, бүләкләр тапшыру һәм котлаулар кабул итү – икеләтә күңелле. «Надежда» мәктәбе педагоголары да, үз чиратында, Түбән Кама территориаль органы коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, балаларның үз кулы белән эшләнгән үзенчәлекле бүләк тапшырды.