2016 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә ит һәм балык ризыкларына куллану дегустациясе үткәрелә.
Татасртан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан уздырыла торган куллану дегустациясенең максаты – республикабызның азык-төлек товарлары базарында сатыла торган балык һәм ит ризыкларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә зыянсыз булуын бәяләү. Дегустациягә чыгарылачак үрнәкләр арасыннан иң сыйфатлы һәм иң тәмлеләре турында, дегустацияне ошетыру һәм үткәрү барышында алынган тикшеренүләр нәтиҗәләре турында халыкка ирештерү күздә тотыла.
Экспертлардан, продукция җитештерүчеләр һәм белгечләрдән торган комиссия хозурына лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип танылган продукция үрнәкләре генә тәкъдим ителәчәк.