Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән Чистай шәһәрендә яшүче бер ханымның өйдә ясалган спиртлы сыекчаны законсыз сату факты буенча административ материал карап тикшерүгә алынды.
Әлеге хәлне контроль сатып алу үткәрү нәтиҗәсендә ачыклауга ирешелгән. Эш материалларыннан күренгәнчә, закон сүзенә төкереп караучы ханым көмешкәнең ярты литрын 100әр сумнан сатып яткан.
Көмешкәченең бу кәсебе белән инде күптәннән шөгыльләнүен билгеләп үтми ярамый. Бер ел эчендә инде берничә тапкыр көмешкә сатуда тотылып, штраф түләгән ул. Әйтергә кирәк, штрафларның барысын да хәтта ки вакытыннан алда диярлек түләп барган. Тикшерүчеләр “кармагына” эләгүнең һәр очрагы саен штраф 3000 сумнан, законны кабат бозу сәбәпле, 500 сумга артып барса да. Бу юлы инде көмешкә куып сатарга яратучы ханымны 5000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза чарасы көтә.