Татарстан җитештерелә торган хәмер күләме ягыннан да, аны сату күләме ягыннан да РФ төбәкләре арасында алдынгы сафларда бара. Республикада суррогатның күләмен киметеп, базарны “үтә күренмәле”гә әйләндерү мөмкинлеге бирердәй күп кенә яңалыкларны гамәлгә кертүгә ирешелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко TatCenter.ru хәбәрчесе белән эксклюзив әңгәмәсендә бүген Татарстанда хәмер базарының нәрсәләрдән гыйбарәт булуы турында сөйләде.
- Игорь Александрович, Татарстанда хәмер базарының бүгенге торышын: җитештерүчеләре санын, республикада хәмер җитештерү һәм куллану күләмнәрен ничегрәк бәялисез? Нинди төп тенденцияләрне аерып әйтә аласыз?
- Бүген республиканың хәмер базарында җитештерү күләме ягыннан РФ җитештерүчеләренең һәммәсе арасында алдынгылыкта баручы бик зур җитештерүче – "Татспиртпром" холдингы эшләп килә. Аның составына җиде җитештерүче-завод керә. Шулай ук Татарстанның зур градуслы хәмер базарында хәзерге вакытта "Русский стандарт водка" компаниясенә караучы Буа заводы (спирт җитештерә) үзенең лаеклы урынын алып тора. Республикада сыра җитештерүче ике зур компания бар. Болар – EFES компаниясенең Казандагы филиалы (РФ территориясендә иң зур заводларыннан берсе буларак санала) һәм Чаллыда "Булгар пиво" компаниясе (продукциясе башлыча Татарстанда һәм башка күрше төбәкләрдә сатыла). Сыра җитештерүче вак компанияләрне телгә алып тормыйм. Шулай ук үзләрендә үк “тере” сыра җитештерүче сыра рестораннары да бар.
Бүген Татарстан территориясендә алкогольле продукцияне күпләп сатуга лицензиясе булган 11 күпләп сату компаниясе эшләп килә. Моннан тыш күпләп сату белән шөгыльләнүче берничә сыра дистрибьютеры бар. Әлегә алар үзләренең эшчәнлеген лицензияләми. Гәрчә алга таба моны эшләргә кирәк булачак, дигән сүзләр йөрсә дә. Әмма әлегә Дәүләт Думасында сыра лоббие сыра әйләнешенә генә түгел, бәлки аны ваклап сатуга да лицензияләү кертүне тәкъдим иткән дәүләт структурасы омтылышын басып килә. Ни кызганыч, хәзерге вакытта сыраны ваклап сату шуның кадәр контрольлектән чыккан ки: инспекциядә хезмәткәрләр саны аз булу һәм белгечләребезнең мөһимрәк бурычларны хәл кылырга мәҗбүр булулары сәбәпле еш кына сыра сатучы киоскларның кайларда ачылуын да белми калабыз. Әле ярый, халык акыллы: республиканың хәмер базарында теге яки бу закон бозулар турында безгә хәбәр итеп торучыларга рәхмәт.
- Хәмер сату буенча күрсәткечләр ниндирәк үзгәрешләр кичерде?
- 10 ай эчендә Татарстанда аракы җитештерү 41%ка артты. Гәрчә тулаем РФ буенча аракы җитештерү күләме рәсми төстә нибары 8%ка гына үссә дә. Аракы сату күләме артуны, беренче чиратта, ЕГАИС системасының гамәлгә кертелүенә бәйләп аңлатырга кирәк. Төрле экспертларның бәяләмәләренә караганда, РФ территориясендә сатыла торган аракының 50%ка кадәре моңа кадәр “идән асты”ннан сатылган. Акциз түләнелмәгән, димәк, ялган марка белән тамгаланган, яки фактта маркасы алынып, аның өчен беркем хисап тотмыйча гына ваклап сатуга озатылган, шуннан соң намусын җуйган җитештерүчеләр янгында яки кайнар су торбаларының шартлавы аркасында маркаларның юкка чыгуы турында акт төзелгән аракы бу.
Хәтта ки җитештерүчеләрнең маркаларны кирәкле күләмдә алып, шуларның 90%ын кәгазь буенча юкка чыгару очраклары булды. Узган ел азагында РФнең фәкать бер субъектында – Кабарда-Балкарда гына да 24 млрд сумлык недоимка буенча 15тән артыграк зур җинаять эше ачылды. Берничек тә аңлатып булмый торган коточкыч зур саннар бу. Әмма мондый оятсыз җитештерүчеләр, чыннан да, бар иде.
Менә инде хәзер ЕГАИС гамәлгә кертелгәч, легаль төстә ваклап сату белән шөгыльләнүчеләр алардан продукция кабул итә алмый. Чөнки бу маркадан акциз түләнелмәгән һәм ул ЕГАИС базасына кертелмәгән. Шуңа күрә ваклап сату компаниясе шешәне терки һәм сата алмый. Шул сәбәпле продукция сатуның рәсми күләмнәре артты да. Инде быелның 8 ае йомгаклары буенча ук узган елның шушы ук чорындагыга караганда бюджетка 28 млрд сумга күбрәк акча керде. Бу ЕГАИС кертелүгә бәйле барлык кыенлыкларны аклый.
- Бүген ТРда ваклап сату челтәре ниндирәк?
- Хәзерге вакытта республикада 7585 сәүдә объекты, 1700 дән аз гына күбрәк юридик зат эшләп килә. Юридик затлар арасыннан кайберләре 300ләп сәүдә объектына ия булырга, кайберәүләренең берәү дә булмаска мөмкин. Шөкер, быел без алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше ягыннан хәлләрне тамырдан үзгәртүгә ирештек. Шуның нәтиҗәсендә хәмер сату күләме ягыннан берникадәр үсеш күзәтәбез. Ел башыннан - 2%. Ә инде октябрь аенда – 4% процент диярлек. Әлбәттә инде, безнең өчен сөенечле саннар бу. Димәк, хәлләр яхшыга таба үзгәрә, дигән сүз.
Тулаем алганда ел башыннан бирле 4 млн декалитрдан артыграк күләмдә хәмер продукциясе сатылган. Шуның яртысыннан артыграгы – зур градуслы эчемлекләр, аерым алганда, аракы.
- Федераль бюджет проекты өстендә эшләгәндә, 2017 елда зур градуслы хәмергә акцизлардан керемнәрне арттыру һәм, хәмер куллану күләменә бәйле рәвештә, аларны өлешчә төбәкләргә бүлеп бирү планлаштырылмый, дип хәбәр ителгән иде. Хәмер сатудан алына торган керем буенча Татарстан, Мәскәү өлкәсе һәм Кабарда-Балкарның лидер төбәкләр исәбенә керүе күздә тотыла. Сез бу хәлне һәм аның республикага йогынтысын ничегрәк аңлатып үтәр идегез?
- Әлеге инициатива нәрсәгә бәйле соң? Күп кенә җитештерүчеләр, кайбер төбәкләрдә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы бернинди дә көрәш алып барылмый, чөнки төбәкләр хакимиятләре легаль булмаган әйләнеш күләмен киметү белән кызыксынмый: кибет киштәләрендә легальме яки легаль булмаган аракымы сатылуы алар өчен мөһим түгел – чөнки аннан бернинди дә файда алмыйлар, дигән фикердә тора. Шуңа күрә федераль дәрәҗәдә акцизлардан кергән акчаның билгеле бер өлешен, һәр субъект территориясендә сату күләменә карап, бүлү тәкъдим ителде. Шул рәвешле, илдә легаль хәмер сату күләмен, шулай ук федераль, төбәк бюджетларына керем күләмнәрен арттыру өчен, һәрбер төбәкнең башкарма хакимиятендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны максималь дәрәҗәдә легальләштерүгә кызыксыну тудыру күздә тотыла.
Хәзер шундый система гамәлдә булып килә: җыелган акцизлар күләменең 40%ы алкогольле продукцияне җитештергән субъект территориясендә кала һәм 60%ы федераль бюджетка алына. Яңа тәкъдим нигезендә 60%ы шулай ук федераль бюджетка китә, калган 40%тан 80%ы шундук алкогольле продукция җитештергән субъект территориясендә кала, ә 20%ы федераль казначылыкта бердәм счетта тупланып, шуннан, сату күләменә бәйле рәвештә, РФнең барлык субъектларына бүлеп бирелә. Шулай итеп, барысының да субъект территориясендә сату күләменең әйбәт булуына кызыксыну барлыкка киләчәк, дип уйланыла.
Бу тәкъдим тормышка ашырылган очракта, бүгенге статистика һәм Татарстан территориясендә хәмер сатуның легаль күләмнәрен исәпкә алып, республиканың бернәрсә дә югалтмаячагын искәртеп үтәсем килә. Легаль булмаган продукция күләме зур булган кайбер төбәкләрдәге хәлләр тамырдан үзгәрмәсә дә, Татарстан легаль хәмерне күп сатканлыктан, республика бюджетына хилафлык килмәячәк.
- Быелның төп тенденцияләреннән берсе - Татарстанда хәмернең легаль булмаган әйләнешенә каршы актив көрәш. Бүген легаль булмаган әйләнешне кисәтү буенча күрелеп килә торган нинди чараларны иң әһәмиятлесе дип саныйсыз, һәм ни өчен?
- Ни өчен тулаем ил күләмендә соңгы елларда хәмер базарында легаль булмаган бизнеска карата кызыксыну артты? Бу шуның белән бәйле: 2012 елдан башлап, зур градуслы эчемлекләргә акциз нык артты. Бер үк вакытта хәмер продукциясенең минималь бәясе үсте. Шул сәбәпле легаль булмаган бизнес үтә дә табышлыга әйләнеп, мәнсез эшмәкәрләргә легаль булмаган бизнес белән шөгыльләнү бик отышлы була башлады. Легаль хәмер базары исә авыр хәлдә калды. Намуслы җитештерүче һәм сатучылар табышларын югалтты, төбәк бюджетларына һәм, гомумән, РФ бюджетына тиешле керемнәр керми калды.
Моңа бәйле рәвештә федераль дәрәҗәдә вице-премьер – РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин җитәкчелегендә РФ территориясендә хәмер базарын җайга салу буенча хөкүмәт комиссиясен оештыру турында карар кабул ителде. Җинаять җаваплылыгын, административ җаваплылыкны көчәйтү ягыннан кайбер тәкъдимнәр эшләнде. Бу тәкъдимнәрнең шактый ук зур өлеше бүгенгә кабул ителде дә инде. Әмма, кызганычка, РФ Административ кодексын үзгәртү ягыннан әлегә чагылыш тапмаган мәсьәләләр бар әле. Әйтик, юридик зат хасил итмичә генә җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче физик затларга карата һәм легаль булмаган хәмер сату белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләргә карата кайбер статьялары буенча. Әмма без һичьюгында шуңа ирештек: бүген хакимиятнең барлык баскычларында административ җаваплылык ягыннан законнарны кичекмәстән кырысландыру зарурилыгы турында сөйли башладылар. Инде үз эшенә керешкән яңа составтагы Дәүләт Думасы озакламый Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кабул итеп, административ җәза чараларын җитди төстә кырысландырыр, бу исә хәмер базарындагы хәлләрне тамырдан үзгәртергә ярдәм итәр, дип уйлыйм.
Боларны җентекләбрәк аңлатып үтәсем килә. Хәзер легаль булмаган сәүдә өчен физик затка 3-4 мең сум күләмендә штраф салына. Намуссыз эшмәкәрнең легаль булмаган 2-3 көнлек эш дәвамында бу зыянны каплаячагы җүләргә дә аңлашыла. Әмма инде ул 100-200-300 мең сум түлиячәген, суд приставлары түләүне каплау хисабына күчемсез милкеннән дә мәхрүм итә алачагын белән хәлдә мондый намуссыз адымга бармаячак.
Татарстанга килгәндә, бездә инде күптәннән ТРда хәмер базарындагы хәлләрне контрольлектә тоту советы эшләп килә. Бик мөһим мәсьәлә булып торганлыктан, совет рәисе юк-бар кеше генә түгел, бәлки ТР Премьер-министры үзе. Совет утырышларында квартал саен Президент шәхсән үзе катнаша һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен юкка чыгару эшен көчәйтү буенча Хөкүмәткә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына бурычлар куя. Контрольлек советы рәисе урынбасары, вице-премьер Васыйл Шәйхеразиев атна саен муниципаль берәмлекләр белән киңәшмәләр үткәрә. Мондый киңәшмәләрдә гражданнарның хәмердән агулану очраклары, бу хәлгә юл куйган муниципаль районнар энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә. Сурогат хәмер продукциясенең кайдан сатып алынганлыгын, легаль булмаган бу эчемлекнең кем тарафыннан җибәрелгәнлеген һәм кем тарафыннан сатылганлыгын ачыклау өчен Эчке эшләр министрлыгының җитәрлек дәрәҗәдә эшләгәнме-юкмы икәнен белергә тырышабыз. Бүген Татарстанда көндәлек эшкә әйләнде инде бу. Инспекция хезмәткәрләре генә түгел, бәлки һәр муниципаль районда оештырылган мобиль төркемнәр (аларның составына безнең белгечләр, полиция, районның башкарма комитетлары вәкилләре керә) дә рейдлар үткәрә.
Юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында 294 нче закон нигезендә, планлы тикшерүләрне фәкать өч елга бер тапкыр гына үткәрергә мөмкин. Ә инде планнан тыш тикшерүләр өчен саллы нигезләр кирәк. Хәтта саллы нигезләр була торып та без эшмәкәрләрне бер тәүлек алдан кисәтеп куярга тиеш. Килеп туган мондый хәлләрдә, әлбәттә инде, бер генә эшмәкәр дә тикшерү килеп төшәр алдыннан кибете киштәсенә легаль булмаган хәмер куймый. Безнең иң нәтиҗәле чарабыз – ул да булса бәяләрнең туры килүенә мониторинг ясау. Мониторинг барышында закон бозу ачыкланган очракта административ тикшерү кузгатыла. Без аның кысаларында, закон бозучыларны соңыннан суд тәртибендә суд җаваплылыгына җәлеп итү өчен, пүнәтәйләр катнашында яки видеоматериаллар нигезендә барлык бозуларны теркибез.
Тагын нәрсәләр эшләргә була? Легаль булмаган хәмер әйләнешенең социаль хәвефкә китерүеннән, гражданнарның гомере һәм сәламәтлегенә янавыннан чыгып, хәзерге вакытта юридик затлар хокукларын саклау ягыннан чикләүләрне бетерергә кирәк, дигән фикердә торам. Эшмәкәрләребезнең менталитеты үзгәргәнче. Контрольлек итүче органнарга теләсә кайсы вакытта сәүдә объектына килеп, хәмер продукциясенең ничек сатылуын тикшерү мөмкинлеге бирергә кирәк. Барысын да рәттән тикшерергә кирәк, дигән фикердә тормыйбыз анысы. Әмма мондый мөмкинлек кирәк. Бигрәк тә хәзер, ЕГАИС кертелгән бер мәлдә, теләсә кайсы кибеткә кереп, сканер белән кибет киштәләрендәге продукциянең легальлеген тикшерү мөмкинлеген бирү шарт.
Әлегә исә, административ тикшерү башланганчы (ә аны билгеле бер шартларда гына үткәрергә мөмкин), моны хәл кылып булмый.
Без кайвакыт теге яки бу закон бозуны күрми калырга да мөмкинбез. Күрмибез икән, административ тикшерү кузгатырга да хокукыбыз юк. Тиешле тәкъдимнәр бар инде, алар Дәүләт Думасында да каралды. Әмма РФ Генераль прокуратурасы, шул рәвешле массакүләм төстә үз кесәсен кайгыртырга теләүчеләр пәйда булачак, дип, моңа катгый төстә каршы.
- Ел башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстанда яшәүчеләр “Халык контроле” аша легаль булмаган хәмер җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законсыз эшчәнлек очраклары турында хәбәр итеп, моның өчен акча алу мөмкинлегенә ирешәчәк, дип аңлаткан иде. Быел ведомствоның күпме хәбәрне кабул итеп алуы, мәнле гражданнарга күпме акча түләнүе, бу сервисның нәтиҗәле булып чыгу-чыкмавы турында сөйләп үтсәгез иде.
- Актив гражданлык позициясендә торуларын күрсәтеп, хәмер базарында закон бозу очраклары турында безгә хәбәр итүче гражданнарга акча бирү турында карар Татарстан Президенты тарафыннан кабул ителгән иде. Гражданнарга, закон бозу төренә һәм әйләнештән алынган хәмер күләменә бәйле рәвештә, 1дән 3 мең сумга кадәр премия акчасы бирү күздә тотыла. Бүгенгә без республикада яшәүчеләргә 300 мең сумнан артыграк күләмдә акча түләдек инде. Ел башыннан бирле мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 490га җитте. Ә бөтен узган ел дәвамында мондый мөрәҗәгатьләр саны 100дән аз гына күбрәк иде. Бу республикада яшәүчеләрнең моңа карата кызыксыну күрсәтүләрен аңлата. Мондый түләүләр, чыннан да, халык күңеленә бик тә хуш килерлек, дип уйлыйм. Шулай булмыйни: кризис чорында хезмәт хакы инде менә ничә ел тамчы да күтәрелми, кайберәүләр гомумән дә өйдә эшсез утырырга мәҗбүр.
Хәбәр итүче мәнле гражданнарыбызның фамилияләрен атап тормыйм, чөнки алар закон сүзенә төкереп биргән эшмәкәрләрнең үзләренә карата этлек эшләүләреннән шикләнә. Ә менә мисаллар китереп үтәм. Казанда яшәүче бер гражданин бүгенгә 51 мең сум алды инде. Эшләмәсә дә, өч ай эчендә һичьюгында үзенең яшәү минимумы кадәр акча эшләде. Сәүдә объектларына килеп, закон бозуларны ачыклый, шул очракларны фотога төшереп, фотосурәтләрен безгә юллый. Без мондый гражданнарга бик рәхмәтле. Чаллыда да шундый ике активист бар: берсе инде 11 мең сум акча эшләде, икенчесе – 8 мең. Әмма алар бу эшне соңрак башлады.
Әлегә штрафның уртача күләме 5 мең сум тәшкил итә. Ә без “Халык контроле” системасына алынып, бәян ителгән фактлары расланган мөрәҗәгатьләр буенча 600 мең сумнан артыграк күләмдә штраф салдык инде. Президент карарының бик тә дөрес булып чыгуы турында сөйли бу. Кешеләребезгә 300 мең сум түләсәк, бюджетка 600 мең сумнан артгырак акча керттек, өстәвенә әле билгеле бер күләмдә легаль булмаган алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алдык. Ә иң мөһиме – шул рәвешле кемнәрнеңдер гомерләрен, сәламәтлекләрен саклап калдык, агулануларны булдырмый калдык, дип уйлыйм.
- Татарстанда ЕГАИС ничек эшли? Сез ТР территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольлектә тоту буенча советның соңгы утырышында, бүгенгә барлыгы 2293 сәүдә объектының 988ендә генә хәмер сату фактта теркәлеп бара, дигән идегез. Ягъни ТРда ЕГАИС нибары 34%ка гына эшли, дигән сүз. Яхшымы, әллә начармы бу?
- ЕГАИС кертү берничә этапта хәл ителде. 2016 елның 1 гыйнварыннан республиканың барлык сәүдә объектлары алкогольле продукция сатып алуны теркәү ягыннан ЕГАИС системасына тоташтырылырга тиеш иде. Татарстан 100%ка тоташкан тәүге РФ төбәгенә әйләнде. Соңыннан барлык төбәкләр дә безгә тигезләшергә тырышты, коллегаларыбыз безгә килеп, тәҗрибә уртаклашты. Иң мөһиме – без моңа асылда бер генә кибетне дә япмыйча гына ирешә алдык. Күп кенә төбәкләрдә легаль төстә хәмер саткан сәүдә объектларының 25-30%ын кыскарту нигезендә генә моңа ирешелде. Без үз алдыбызга, ваклап сату челтәрен саклап калып кына ЕГАИСка тоташу бурычын куйдык. Аеруча – авыр җирендә. Чөнки авылда легаль төстә хәмер сатучы сәүдә объекты юкка чыгуга ук, кайдандыр суррогат алып кайтып яки аны өендә ясап кешеләрне агулап яткан бәндәләрнең пәйда буласын бик яхшы белеп торабыз. Без, ТР Хөкүмәте һәм җирле үзидарә органнарының гаять зур ярдәме белән, бу бурычка ирешә алдык.
Икенче этапта – 2016 елның 1 июленнән шәһәрдә урнашкан барлык сәүдә объектлары алкогольле продукцияне ваклап сатуны ЕГАИС системасында терки башларга тиеш иде. Әйтергә кирәк, без бу датаны көтеп ятмыйча, быелның гыйнвар-февраль аеннан ук барлык сәүдә объектларының бу эшне башлап җибәрүләренә ирешергә тырыштык. 1 июльдә бик зур ыгы-зыгы башланмасын, барысы да яңача эшләү принципларына төшенсен өчен, үзебезнең дә, үз чиратыбызда, штраф чараларын кулланмый калуыбыз өчен. Һәм инде менә 1 июльдән соң, ЕГАИС сисемасында оператор булып торучы федераль хезмәт ягыннан закон бозуларга көндәлек мониторинг башлангач, рәхмәт сүзләре ишетергә насый булды, Рөстәм Миңнехановка “Росалкогольрегулирование” җитәкчелегеннән Татарстанда хәмер сатуны теркәү ягыннан закон бозуларга асылда юл куелмавы турында хат алынды. Берән-сәрән генә закон бозу очраклары да булмады түгел анысы. Әмма алар тәҗрибәсез сатучыларның хәмер сатканда дөрес итеп терки алмауларына гына бәйле булды.
Өченче этап 2017 елның 1 июленнән башлана. Бу вакытта инде авыллардагы барлык сәүдә предприятиеләре ваклап сатуны теркәү ягыннан ЕГАИСка тоташтырылырга тиеш. Әмма ТР Президенты безгә, 2017 елның 1 июлен көтмичә, бу эшне 1 гыйнварга кадәр төгәлләү бурычы куйды. Чөнки аны никадәр алданрак хәл кылып куйсак, тулаем бөтен республика базары шуның кадәр “үтә күренмәлерәк” булачак. Хәмер продукциясен сатуның гомуми күләменнән 13-14%ы чамасы, айга бәйле рәвештә, авыл җирлегенә туры килә.
Һәм менә бүген Татарстанның авыл җирлегендә сәүдә объектларының 34 түгел, ә 50%ы ваклап сатуны терки инде. Динамиканы начар дип әйтмәс идем. Бер атна эчендә үсеш 6% тәшкил итте. Яңа елга 100%ка якынлашырбыз. дип уйлыйм. Гәчә закон нигезендә 2017 елның 1 июленнән генә моңа керешергә тиеш булсак та. Ягъни без алданрак барабыз, дигән сүз. Башка төбәкләр гомумән бу эшкә керешмәгән дә. Чөнки аларның күбесе шәһәр җирлегендә дә 100%лы теркәүгә ирешә алмый азаплана әле.
- Күптән түгел генә интернет киңлекләрендә Казанның Татарстанда иң күп эчүче шәһәр булып торуы турында хәбәр таралды. Хәмер продукциясенең кайда күбрәк сатылуы турында статистика мәгълүматлары – төрлечә. Сезнең бәяләмәгә караганда, республиканың кайсы шәһәрләре һәм районнары иң күп эчүчеләр рәтендә?
- “Казан – Татарстанның иң күп эчүче шәһәре”, дигән фикерне мантыйкка сыешлы итеп аңлатырга була. Нәкъ менә Казанда зур сәүдә үзәкләре һәм гипермаркетлар урнашканлыктан, муниципаль районнарның күпчелегендә яшәүчеләр товар сатып алу өчен башкалабызга килә. Гипермаркетлардан алкогольле продукция сатып ала да үзләренә кайтып китә. Башка муниципаль районнарда теркәлеп, асылда шәһәрдә яшәүче студентлар күпме тагы. Мондый теркәлмәгәннәр саны йөзләрчә меңгә җитәргә мөмкин. Без бит сатучының кайдан килгәнлеген терки алмыйбыз. Фәкать хәмернең кайда сатылганлыгын гына теркибез. Шулай итеп, статистика буенча, башкалабызда яшәүчеләрнең җан башыннан исәпләгәндә, Казанга иң күп сату күләме туры килә дә инде. Әмма моңа карап кына, Казанда яшәүчеләр барыннан да күбрәк эчә, дип фикер йөртергә ярамый.
Гомумән дә кайсы районнарның иң күп эчүен әйтүе кыен. Һәр районның гына түгел, һәр авылның да үз менталитеты бар. Без теге яки бу муниципаль район территориясендә, теге яки бу авылда фәкать рәсми төстә ваклап сату күләмнәрен генә теркибез. Һәр өйдә, сату өчен булмаса да, үз ихтыяҗлары өчен көмешкә куып мәш килгән авыллар да бар. Аларның күпме эчүен беркем белми. Әлбәттә, чын мәгънәсендә мөсеманнар яши торган салалар да юк түгел. Алар, гомумән, хәмерне авызга да алмый. Гадәттә мөселман кагыйдәләрен нык тотучы мулла яки җирле үзидарә башлыгы пәйда булганда, авыл эчми торганга әйләнә. Һәркайда шулайдыр, дип әйтә алмыйм, әлбәттә, әмма мондый очраклар бар.
- Легаль булмаган хәмер күләмен киметү генә түгел, гомумән, хәмер куллануны киметү бурычын үз алдыгызга куйдыгымы әллә?
- Безнең төп бурычлардан берсе – кешеләрне культуралы эчәргә өйрәтү. Ягъни эчү культурасын булдыру. Бездә ничек соң? Беткәнче эчү. Эчкән-эчкән, “катысын”, ягъни зур градуслысын эчү. Без киңәшмәләр һәм чаралар үткәргәндә һәрвакыт, кешеләрне хәмер сатып алырга һәм эчәргә мәҗбүр итмәскә, дип тәкарарлап киләбез. Шулай да кешеләр хәмер сатып алу ягын каера икән, әйдәгез болай эшлик: беренчедән, аларның безнең продуктны сатып алуларын ( акцизлар рәвешендә республика бюджетына акча керә), икенчедән, сыйфатлы продукт сатып алуларын кайгыртыйк. Бүген безнең алдыбызда торган төп бурычлар бу. Әйе, хәмерне чамадан тыш куллануны киметү бурычы да бар. Әмма монысын ничек үтәргә? Минемчә, якындагы ун ел эчендә үтәлерлек бурыч түгел бу.
Профилактика чаралары күрелеп килә анысы. Татарстан территориясендә ТР сәламәтлек саклау министры җитәкчелегендә эш төркеме (без дә аның әгъзалары булып торабыз) оештырылды. Әлбәттә инде, аның составына Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре дә (мәктәп эскәмиясеннән үк хәмергә тискәре караш тәрбияләргә кирәк), Спорт министрлыгы хезмәткәрләре дә (республикада яшәүчеләр спорт белән никадәр күбрәк шөгыльләнсә, хәмерне шуның кадәр азрак кулланачак) керә. Кыскасы, процесс бара, муниципаль берәмлекләрдә чаралар үткәрелә. Шунысы сөендерә: социологик сорашып-белешүләргә караганда, яшьләр хәмерне моннан 10-15 ел элегрәк булган тормыштагыга караганда азрак куллана. Бу хәл башлыча исерек килеш автомобиль руленә утырган өчен җәза чараларының бик нык кырыслануына бәйле. Хәзер, автомобильләр саны көннән-көн арткан бер мәлдә, бу бигрәк тә ачык күренә. Рульгә бит асылда яшьләр утыра.
- Татарстанда хәмер куллану дәрәҗәсен, югары, дип саныйсызмы? Күрше субъектлар белән чагыштырганда, республиканың әлеге күрсәткеч ягыннан хәле нинди?
- Хәмер продукциясен рәсми сату статистикасына караганда, Татарстан күрше төбәкләр арасында лидер булып тора. Әмма РФнең кайбер төбәкләре гомумән дә хәмер базарына контрольлек итми. Бер мисал гына китереп үтим: күрше Марий-Элда бөтен республика күләмендә хәмер базары белән шөгыльләнүче бүлек нибары 4 кешедән тора. Дүрт кеше, әлбәттә инде, килеп туган хәлләргә бернинди дә йогынты ясый алмый. Территориясе ягыннан Татарстаннан зуррак булган Вологда өлкәсендә җиде кеше хәмер базары белән шөгыльләнә.
Ә безнең Татарстанда – 183 кеше. Без федераль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салдык. Эчке эшләр министрлыгы ТР Президенты үтенече буенча алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча җитди эш алып бара. Мондый эш Россиянең башка төбәкләрендә асылда алып барылмый диярлек. Мин үзем командировкаларда булганда кибетләргә кереп чыккалыйм. Еш кына кибет киштәләренең хәмер продукциясеннән сыгылып торуын, әмма сәүдә объектының лицензиягә ия булмавын күрергә туры килә. Димәк, ЕГАИС та юк, бу продукциянең сыйфаты да шиккә салырлык, дигән сүз.
Безнең республика, гадәттәгечә, хәмердән агулану буенча иң түбән күрсәткечләргә ия булып килә. Кайбер төбәкләр безнең күрсәткечне 7-10 тапкырга арттыра. Бу аларда бернинди дә контрольлекнең булмавы турында сөйли. Гәрчә рәсми сату түбәнрәк дәрәҗәдә булса да.
- Аракы бәясенең күпме булырга тиешлеге мәсьәләсе Хөкүмәттә даими рәвештә каралып килә. Мисалга, сентябрь аенда аракының минималь бәясен 100 сумга (0,5 литр) калдыру тәкъдим ителгән иде. Соңыннанрак Татарстан хакимиятенең ритейлерларга, "Татспиртпром" продукциясеннән тыш, аракы бәясен күтәрергә тәкъдим итүе турында мәгълүматлар пәйда булды. Сезнең фикерегезчә, ТРда аракы бәясе нинди булырга тиеш?
- Бүгенгә аракы бәясен 100 сумга калдыру гомумән дә мөмкин әйбер түгел, чөнки ярты литрлы шешәгә акциз бәясе генә дә дә 100 сум тәшкил итә. Гомумән, бер шешәгә барлык салым күләме 130 сум чамасына җыела. Әлеге шешәдәге аракының үзкыйммәте, шешәсе, бөкесе, этикеткасы да бар бит әле. Шуңа күрә җитештерүче бер шешә аракыны 170 сумнан кимрәккә сата алмый. Шуннан соң күпләп һәм ваклап сату компанияләре үзләренең бәясен өсти. Шулай итеп, аракы бәясенең 220 сумнан ким була алмавы килеп чыга. Хәер, “Росалкогольрегулирование” боерыгы нигезендә ул нәкъ шулай да.
Соңыннан минималь бәяне 195 сумга калдырдылар, хәзер – 190 сум. Асылда үзләренең фирма челтәрләренә ия булган, үзләрендә 190 сумнан сата алган җитештерүчеләрнең үтенече буенча әнә шундый карарга киленде. Әмма хәмерне үзе җитештерми торган теләсә кайсы ваклап сату кибетендә, хәтта зур гипермаркетларда әллә нинди ташламалар белән дә 200 сумнан очсызрак аракы табып булмый. Легаль хәмерне мондый бәядән сату мөмкин түгел.
Шулай да бәясе күпме булырга тиеш соң, дигән соравыгызга җавап бирәсем бар бит әле. Монда мин бер нәрсәне генә әйтә алам. Аракы бәясе 150 сумнан ким булганда, “каты” спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнеше асылда юк иде. Бәя психологик “киртә”дән – 150 сумнан артып киткәч үк легаль булмаган продукция күләме өскә таба “сикерде”. Чөнки бу өлкәдә легаль булмаган бизнесның табышы шундук артып, законсыз төстә эшчәнлек алып баручы бәндәләрне үзенә җәлеп итте. Татарстан Президенты да, акцизны киметсәк, без шундук легаль булмаган әйләнеш проблемасын хәл итәчәкбез, дип әйтә килә. Әмма бу – федераль үзәк карамагында. РФ Финанс министрлыгы акцизны киметү түгел, бәлки аны күтәрүне тәкъдим итә әле. Әлегә киләсе елга хәмергә акциз “катырып” куелды. Әмма аның алга таба артмаячагына бернинди дә ышаныч юк.
- Ел башыннан бирле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе идарәсенә 12 меңнән артыграк мөрәҗәгать кергән, шуларның яртысыннан артыграгы – киңәш-табыш алу характерында. Бу кулланучыларыбызның куллану мәсьләләрендә аңлыракка әйләнүләрен аңлатамы икән?
- Татарстанда, Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кече программа расланды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы булып тора. Безнең ведомствоның тулы атамасында икенче бер юнәлеш тә бар – кулланучылар хокукларын яклау. Бу җәһәттән зур эш алып барыла. Сез 12 мең мөрәҗәгать турында әйтеп үттегез. Ел башыннан бирле бүгенгәчә бу сан 16 мең чамасына җитте инде. Узган елда мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 22 меңгә тулды. Гражданнарыбыз ни өчен мөрәҗәгать итә? Хокукларының санга сугылмавын аңлаган хәлдә, ярдәм, киңәш-табыш сорап, теге яки бу очракта нинди гамәлләр кылырга, хокукларының торгызылуы, хокукларын бозучыларның нинди дә булса җаваплылык тотулары яки хокук бозуны юкка чыгарулары өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген сорап мөрәҗәгать итә.
Кулланучыларның аң-белемнәрен үстерүгә килгәндә, төрле буклетлар, кулланучылар өчен газета чыгарабыз. Мондый мәгълүмати материалларда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр яктыртыла, азык-төлек продуктларын сатып алудан алып, банк хезмәте күрсәтүләр өлкәсенә кадәр, тәфсилле инструкцияләр бәян ителә. материалларда кулланучылр хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган мәса чыгарабыз. е. нә п уйлыйм.шләүләренн
Балалар арасында, кулланучылар буларак, аң-белемнәрен үстерү ягыннан җитди чаралар уздырыла. Күп кенә мәктәпләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә факультатив дәрес кертте: безнең хезмәткәрләребез 9-11 сыйныфларда укучылар өчен лекцияләр укый. Инде менә дүрт ел рәттән олимпиада үткәрдек. Жюрига чакырылган профессорлар, укучыларның аң-белем дәрәҗәсе шуның кадәр югары, кайберләрен шундук институтка 2-3нче курска алырга була, дип мактый. Соң алар иң катлаулы сорауларны да җавапсыз калдырмый, кулланучы буларак үзләренең хокукларын биш бармагыдай бик яхшы белә бит. Бик сөенечле хәл бу, чөнки мондый балалар үзләренең хокукларын гына белеп калмый, бәлки якыннарына да хокукларын якларга ярдәм итә.
Бүген аңлаешсыз шикаятьләр инде алынмый диярлек. Булса да, аларның саны бик аз. Кешеләребез күбрәк, килеп туган теге яки бу хәлләрдә ничек итеп дөрес гамәлләр кылырга, дип сорый. “Мине алдадылар, кирәген бирегез әле шуларның”, – дип түгел. Кулланучыларыбыз хәзер: “ Алар бит шулай-шулай эшләргә тиеш. Хокукларым үтәлсен өчен аларга ничек басым ясарга?” – дип мөрәҗәгать итә. Кулланучылар белән аралашу ягыннан эшмәкәрләрнең дә культурасы үзгәрә. Кулланучыларның бу өлкәдә акны-карадан аера белгәнлекләрен истә тотып, оятсызларча, күзгә карап, кулланучылар хокукларын бозарга базмыйлар.
- ТРда спиртлы сыекчаның косметика лосьоны рәвешендә сатылуына, ягъни "алколосьоннар"сатуга бәйле хәлләр ничегрәк?
- Мин моны, ил башына төшкән бәла, дип саныйм. Федераль дәрәҗәдә бу хәлнең тамырына балта белән чабардай кичекмәстән карарлар күрергә кирәк. Бүгенгә законнар өлкәсендә хәмер базарын җайга салучы булып РФ Финанс министрлыгы тора. Министрлыкта әлеге өлкәдә ашыгыч төстә чаралар күрергә кирәклеген аңлыйлар. Әлеге мәсьәлә Хлопонин җитәкчелегендәге Хөкүмәт комиссиясе утырышында да каралды. Федераль законга төзәтмәләрне ел ахырына кадәр Дәүләт Думасына кертү зарурилыгы турында беркетмәдә чагылыш тапкан поручение бар. Депутатлар бу мәсьәләне озакка сузмыйча карап, тиешле тәкъдимне хупларлар, дигән ышанычта калабыз.
Косметика средстволарына акциз кертү тәкъдиме бар. Бу мәсьәләне тамырдан хәл итәчәк – лосьон бәяләре югарыга “сикереп”, эчкечеләр өчен “буй җитмәстәй” продукциягә әйләнәчәк. Хәзер исә җитештерүчеләр оятсызларча косметика булып тормаган средстволарны да косметика рәвешенә китереп чыгаралар. Ел башыннан бирле безнең тарафтан тикшерелгән үрнәкләрнең 98%ы – су кушылган спирт. Без боларны, ГОСТ таләпләренә туры килмәгән спиртлы продукция буларак сатудан алып, юкка чыгаруга җибәрәбез.
Әмма алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган бер генә кибеттә дә мондый продукцияне табып булмый. Чөнки без лицензия алучыларның һәркайсына катгый төстә шушы шартны куябыз. “Фанфурик”ларны гадәттә лицензиясе булмаган кечкенә генә киосклар (чөнки аларга лицензияләреннән мәхрүм калу янамый) һәм хуҗалык кирәк-яраклары – сабын, кер юу порошогы белән сәүдә итүче эшмәкәрләр сата.
Бу хәлгә каршы көрәшү максатыннан төрле ысуллар кулланабыз, барыбыз да шушы юнәлештә эшлибез. Бина милекчеләренә чыгабыз – эш кайвакыт аренда килешүләрен өзүгә кадәр барып җитә. Без республикада яшәүчеләрне әлеге продуктлар кулланудан йолып калырга тиешбез. Чөнки алар гражданнарның гомере һәм сәламәтлегенә бик зур куркыныч белән яный. Әйтик, Менделеевскида яшәүче берәү мондый лосьонны өч тапкыр эчкәннән соң сукырайган. Гражданнарыбыз лосьонның нәрсәгә китерәсен аңлап җиткерми. Алар, әйбәт эчемлек, дип уйлый. Әмма эчәргә ярамый торган спирт бит ул.
Лосьон куллану күләменнән чыгып фикер йөрткәндә, республикада яшәүче бик күпләрнең яраткан эчемлегенә әйләнгән ул. Бәясе очсыз – шул кызыктыра. Әмма сәламәтлек һәм гомердән дә кыйммәтрәк әйбер юк. “Фанфурик”ның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерәсен беркем дә белми. Беренче карашка, берние дә юк – эчтең дә куйдың кебек. Әмма кеше чынбарлыкта бавырына зыян килгәнен белми. Ярты елдан соң ук мондый кеше җан тәслим кылырга һәм хәтта табиблар да аның нәкъ менә хәмердән агуланып үлүен аңламаска мөмкин.
- Татарстанда алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү буенча закон гамәлдә булып килә. Контрольлек чараларын үткәрү йомгаклары буенча аның ничек үтәлүе турында сөйләп үтмәссезме?
- Сату вакытын чикләүләргә килгәндә, сыра белән сәүдә итүче хосусый эшмәкәрләр, кызганычка, закон сүзенә төкереп карауларын дәвам итә. Әңгәмәбезнең башында базар турында сөйләгәндә, бездә хәмер продукциясе белән сәүдә итүче объектлардан тыш, фәкать сыра гына сатучы өч мең хосусый эшмәкәрнең эшләп килүе турында әйтергә онытканмын. Аларның сәүдә объектлары лицензияләү таләпләренә туры килми. Әмма алар сыра белән сәүдә итә ала, чөнки сыра сату эшчәнлекнең лицензияләнелә торган төренә керми. Шуңа күрә мондыйлар “аза” да инде. Лицензияләрен югалту куркынычы янамый ич.
Сыраның төнге сәгатьләрдә сатылуы ачыкланганда, нибары 4 мең сум күләмендә штраф салу һәм фәкать сатып җибәрелгән шешәләрне генә тартып алу күздә тотылган. Сыра сатуны лицензияләү гамәлгә кертелмичә, без бу афәттән котыла алмаячакбыз. Моннан ике ел элегрәк федераль дәрәҗә сыра алкогольле продукциягә кертелде. Әмма аны сатуның лицензияләнмәве бигүк дөрес әйбер түгел: базарга контрольлек итүгә комачаулый ул.
- Соңгы елларда Россиядә һәм Татарстанда спиртлы эчемлекләр сатуны һәм эчүне чикләрдәй төрле чаралар гамәлгә кертелде. Сез аларны ничегрәк бәяләр идегез?
- Әйе, төрле чикләүләр күп кертелде. Төнге сәгатьләрдә хәмерне ваклап сатуны чикләү дә, күп фатирлы торак йортларда урнашкан барларда төнлә ваклап сатуны тыю да бу. Әлеге мәсьәләдә керемнәрен югалтырга теләмәгән эшмәкәрләр белән байтак кына чәкәләшергә туры килде. Шуңа да карамастан, хокук саклау органнары белән берлектә һәм ТР прокуратурасы ярдәмендә күп фатирлы йортларда урнашкан кафе-барларны юкка чыгаруга ирештек. Чөнки алар “наливайка” яки “чәркәханә”ләрдән генә гыйбарәт иде.
Моннан тыш уку йортлары янәшәсендә хәмер сатуга чикләүләр кертелде. Балалар бакчаларына да, мәктәпләр, башка уку йортларына да кагыла бу. Медицина оешмалары янәшәсендә дә хәмер сатарга ярамый. Мәгариф, медицина оешмаларыннан нинди ераклыкта сатарга рөхсәт итү кадәресе – муниципаль хакимият органнары карамаганда. Чөнки фәкать муниципалитет депутатлары гына ераклыкның күпме булырга тиешлеге турында дөрес, төптән уйланылган карар кабул итәргә мөмкин. Барысын да бер калыпка салып, бөтен республика территориясендә 100 метр ераклыкта булырга тиеш, дигән карарга килсәк, дөрес булмаячак. Мисалга, бу очракта Актанышта хәзерге вакытта эшләп килә торган 50 кибетнең нибары берсе генә калачак. Чөнки анда барысы да – кибетләр, кафе, ресторан, хастаханә, мәктәп, балалар бакчалары шул бер үзәк урамда урнашкан.
Өстәмә чаралар күрергә кирәкми, дип саныйм. Чөнки чиктән тыш чикләүләр легаль булмаган әйләнешнең тагын да артуына китерәчәк. Россия тарихына күз салсак, хәмер сатуны тыюның беркайчан да юньлегә китермәгәнлеген күрербез. Мин үзем – “коры закон”га катгый төстә каршы. Без башкача эш итәргә тиешбез. Хәмер куллануны күздә тотмаган яки бөтенләй дә тыйган әйберләрне – спорт, сәнгать, динне җәлеп итәргә тиешбез. Шул чагында гына хәмер куллануны киметеп, халыкның сәламәтлеген бетерүдән туктаячакбыз. Ә инде коры тыюның кешеләрнең суррогатлар куллануына һәм шулардан агулануларына гына китерәсен белеп торырга тиешбез.