Тырышлыкның әҗере

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Менделеевскида “Эшлекле сишәмбе” барышында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасы призерын – Менделеев шәһәренең 2 нче урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Серафима Малышеваны бүләкләү булды. Әлеге тырыш кыз “Куллану белемнәрен үстерүдә тырышлык һәм ныклык” номинациясендә призерга әйләнде.

Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы Валерий Чершинцев җиңүчегә – грамота, ә инде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы  Лилия Муллина – смартфон рәвешендә кыйммәтле бүләк тапшырды.

Шулай ук укучысын олимпиадага ныклап әзерләгән 2 нче урта мәктәпнең җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Гөлүсә Җәүдәт кызы  Бондарева да Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә өлеш кертүе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Лилия Раиф кызы Муллина Менделеев шәһәре һәм Менделеев районы җитәкчеләре алдында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының 2016 елның 11 айдагы эш йомгаклары буенча хисап тотты.

“Без инде җәен үк “фанфурик”ларга каршы көрәш җәелдергән идек. Бу афәтнең тамырын балта белән чабып өзү кирәк...” - дип куйды чыгышны тыңлаганнан соң район хакимияте башлыгы В.Чершинцев.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International