Оператив эш

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елның 20 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “кайнар линиясе” телефонына “ике төрле максаттагы” спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше (түбәндәге адрес буенча: Чаллы ш., Шлюзовая ур., 90 й.) турында мөрәҗәгать алынды. Шул ук көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре белән берлектә әлеге мәгълүматның дөресме-түгелме икәнлеген тикшерү өчен тиешле адрес буенча юл тотты.

Шулай итеп, хосусый эшмәкәр А.А.Серовның сәүдә ноктасында, тиешле озату документлары булмау сәбәпле, түбәндәге атамалардагы  8850 литр продукция әйләнештән алынды:

-    100 мл сыешлы 50шәр савытлы 1200 тартма «Фармацевтический антисептический раствор 95%»;

-   100 мл сыешлы  50шәр савытлы 570 тартмада «Этиловый спирт 95%».

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International