2016 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2016 елның 23 декабре, җомга

2016 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән Россия шәмпан шәрабе дегустацияләнде.

Шулай итеп, дегустация комиссиясенең барлык әгъзаларына һәм «Татспиртпром» АҖ, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләренә шәһәребезнең ваклап сату челтәреннән шешәсе 164-299 сумнан сатып алынган ярымтатлы шәрабләрнең 10 үрнәге тәкъдим ителде.

Республикабызның сәүдә челтәрендә чама белән 700 атамадагы шампан һәм күбекле шәрабләр тәкъдим ителгән. Асылда болар – чит илләр һәм Россия продукциясе.

Республика продукциясе «Татспиртпром» АҖ филиалы – «Винзавод «Казанский» тарафыннан җитештерелә. Хәзерге вакытта филиал Россиянең «Классическое» һәм «Линдэле», шулай ук «Sogno Segreto» күбекле шәрабен эшләп чыгара.

2016 елның 11 аенда республикада чама белән 20 мең дал шампан һәм күбекле шәраб җитештерелгән. Бу – 2015 елның шул ук чорындагыга караганда (14,4 тыс. дал) 1,5 тапкырга диярлек күбрәк. Барлыгы якынча 165 мең дал күләмендә шампан һәм күбекле шәраб сатылган.

Сату күләмнәре буенча чит ил продукциясе арасында, гадәттәгечә, Италия һәм Франциядә җитештерелгән шампан шәрабләре алда бара. 

Россиянең шампан шәрабләре арасында соңгы еллар дәвамында Дербент күбекле шәрабләр заводы продукциясе иң күп сатыла. Сату күләмнәре ягыннан быелгы өлеше –  36%.

«Татспиртпром» АҖ филиалы – «Винзавод «Казанский» җитештергән «Классическое» Россия шампан шәрабе – 2 нче урында.

Ә инде «Центр пищевой индустрии – Ариант» ҖЧҖ җитештергән продукция сату күләмнәре буенча рейтингта 3 нче урынны алган.

Дегустациягә чыгарылган үрнәкләр арасында иң күп балл җыйды:

«Абрау – Дюрсо» ЯАҖ (Краснодар крае) җитештергән «Абрау – Дюрсо» Россия шампан шәрабе;

«Игристые вина» ЯАҖ (Санкт-Петербург ш.) җитештергән «Лев Голицынъ»  Россия шампан шәрабе;

«АПФ «Фанагория» ААҖ (Краснодар крае) җитештергән «Фанагория» Россия шампан шәрабе. 

Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

 

Атамасы

Җитештерүчесе

Гомуми балл

 

 

 

 

 "АБРАУ-ДЮРСО" Россия шампан шәрабе

"Абрау - Дюрсо" ЯАҖ,
Краснодар крае

88,8

 

"Дербентское" Россия шампан шәрабе

 "Дербентский завод игристых вин" ЯАҖ,
Дагыстан Республикасы, Дербент ш.

78,0

 

"Лев Голицынъ" Россия шампан шәрабе

"Игристые вина" ЯАҖ,
 Санкт-Петербург ш.,

88,3

 

"Ариант" Россия шампан шәрабе

"Центр пищевой индустрии - Ариант" ҖЧҖ,
Чиләбе ш.,

81,6

 

"Классическое" Россия шампан шәрабе

"Татспиртпром" ААҖ филиалы –
"Винзавод "Казанский"

80,1

 

"Московское" Россия шампан шәрабе  

"Московский комбинат шампанских вин" ААҖ,
Мәскәү ш.

79,3

 

"Дагестанское" Россия шампан шәрабе

ВКЗ "Избербашский" ЯАҖ, 
Дагыстан Республикасы, Избербаш ш.

79,1

 

"Фанагория" Россия шампан шәрабе

"АПФ "Фаногория" ААҖ,
Краснодар крае

86,0

 

"МАРЛЕЗОН" ("MARLESON") Россия шампан шәрабе

"ВИЛАШ" ЯАҖ,
Санкт-Петербург ш.

83,7

 

"ШАТО ТАМАНЬ" географик күрсәткечле Россия шампан шәрабе

 "Кубань - Вино" ҖЧҖ, 
Краснодар крае

84,7

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International