Узган атнада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне контроль сатып алу үткәргән.
Шул рәвешле Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлы тирәсендәге «М5» кемпингында Башкортстан һәм Казахстанда җитештерелгән 0,5 литр сыешлы алты шешә аракы сатып алынган. Сатучының хәмер продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булмаган. Сатучыга һәм кибет хуҗасына беркетмә тутырылган. Хәзер аларга зур гына штрафлар яный.