Бөгелмәдә “фанфурик”ларга тотындылар

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Бөгелмәдә “фанфурик”сыз тормышны күз алдына да китерә алмаучыларга 30 көн бу “эчемлек”тән ваз кичәргә туры киләчәк.

РФ баш дәүләт санитария табибы Анна Попова тарафыннан чыгарылган карарга бәйле бу. Документ нигезендә, юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә составында этил спирты микъдары 25 проценттан күбрәк булган азык-төлек булмаган спиртлы сыекчаны (парфюмерия һәм пыяла юа торган сыекчалардан тыш) ваклап сатуны туктатырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International