2016 елның 28 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Анда “2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен тормышка ашыру планын раслау турында” 25 сентябрь, 2015 ел, №707 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планын тормышка ашыру турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге”, “Иҗтимагый совет әгъзаларының Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдында торучы бурычларны хәл кылуда катнашуы. Кабул ителгән карарларны контрольлектә тоту. 2017 елга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый советның эш планы буенча фикер алышу”, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген кадрлар белән тәэмин итү һәм коррупцияне кисәтү эше” мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнашты. Аларның тәкъдимнәре һәм искәртүләре алга таба эшчәнлектә исәпкә алыначак.