Чаллы шәһәре башкарма комитетында киңәшмә булып узды

2016 елның 30 декабре, җомга

29 декабрь көнне Чаллы шәһәре башкарма комитетында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе полиция бүлеге җитәкчесе, “Роспотребнадзор” идарәсенең Чаллы шәһәрендәге, Актаныш районындагы территориаль бүлеге начальнигы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен һәм хәмердән агулануларны кисәтү чаралары турында”гы мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәгә шулай ук “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекчалар сату һәм лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүчеләрнең хуҗалык итүче субъектлар реестрына кертелгән сәүдә объектлары җитәкчеләре – закон сүзен аерата санга сукмаучылар да чакырылган иде.

Киңәшмә темасы очраклы гына сайлап алынмады. РФ Баш дәүләт санитария табибының 2016 елның 26 декабреннән гамәлгә кергән “Парфюмерия продукциясеннән һәм пыяла юа торган сыекчалардан тыш, әзер продукция күләмендә этил спирты микъдары 25%тан күбрәк булган азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне ваклап сатуны туктату турында” карары очрашу сәбәбенә әйләнде.

Лилия Муллина сүзләренә караганда, автомобиль төзүчеләр шәһәрендә хәмер законнары өлкәсендә административ хокук бозуларны ачыклау, шулай ук ялган алкогольле һәм спиртлы продукцияне әйләнештән алу буенча системалы эш алып барыла.

“2016 елның 1 декабренә “Халык контроле” системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше турында 194 хәбәр алынды. Бу – 2015 елның шушы ук чорындагыга караганда 5 тапкырга күбрәк. Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралды, 106 хәбәрдә бәян ителгән закон бозу фактлары расланды. Закон бозучыларга карата административ җаваплылык турында эшләр кузгатылды”, – дип билгеләп үтте Лилия Муллина.

 Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Чаллы территориаль органының эшен билгеләп үткәннән соң, контрольлек итүче барлык органнардан Яңа ел алдыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча уяулыкны киметмәскә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International