Киләчәгебез – яшь кулланучылар кулында

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, бүгенге яшьләрдә куллану культурасын тәрбияләү һәм аларны тормышта килеп туу ихтималы булган төрле хәлләрдә югалып калмаска өйрәтү максатыннан чыгып, мәктәп укучыларын куллану законы нигезләре белән таныштыра: очрашулар, сыйныфтан тыш чаралар, кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча факультатив дәресләр үткәрә.

Белгечләребез чаралар үткәрү барышында балаларны Россиядә гамәлдә булып килүче кулланучылар хокукларын яклау системасы, товарлар сатып алганда һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланганда килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләрдә үз-үзеңне дөрес, акыллы тоту тәртибе белән таныштыра. Әйтергә кирәк, куллану белемнәре нигезләре буенча лекцияләр балаларда зур кызыксыну уята.

Шундый очрашуларның берсе Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Лениногорск шәһәре 4 нче урта мәктәбендә булып узды.

Укучыларның кулланучы буларак хокукларын яклау буенча белемнәрен мөстәкыйль куллана алулары, кибеттә дөрес карарларга килү юлларын табулары, кулланучылар хокукларын яклауның төп механизмнарыннан файдалана алулары мөһим.

Чарадан соң барлык укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International