Оперативниклар оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган, акциз маркалары белән тамгаланмаган ялган аракы саклау һәм тарату белән шөгыльләнүче 60 яшьлек берәүнең эзенә төшкән. Тентү барышында гараж бүлмәсендә барлыгы 113 литрдан артыграк күләмдә төрле атамалардагы алкогольле продукция, шул исәптән биш литрлы пластик шешәләрдә үтә күренмәле сыекча табылган. Экспертиза мәгълүматларыннан күренгәнчә, хуҗасыннан алынган продукция кеше гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә туры килми һәм азык-төлек булмаган, куллануга яраксыз ликер-аракы продукциясе буларак бәяләнә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 238 статьясындагы 1 бүлегендә күздә тотылган җинаять составы билгеләре (Иминлек таләпләренә җавап бирми торган продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату) буенча җинаять эше кузгаткан. Әлеге статьяда күздә тотылган максималь җәза - ике елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Хуҗасыннан тартып алынган ялган хәмер продукциясе – район эчке эшләр бүлегендә җаваплы саклауда. Ялган хәмер саклау һәм сатуга бәйле барлык хәлләрне билгеләү өчен алга таба да чаралар үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.