ТР Биектау районы суд приставлары, бурычын түләмәгән өчен, кафе хуҗасының мөлкәтен кулга алды

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Эшмәкәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан салынган штрафны түләмәгәнлектән, мөлкәтеннән коры калырга мөмкин.

ТР Биектау районының суд приставлары бүген М7 юлы янында урнашкан бер кафега барып чыкты. Инде 2015 елның сентябрендә үк ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре биредә хәмер сату өлкәсендә законның санга сугылмавын теркәп, штраф “чәпәгән” булган. Җәмәгать туклануы предприятиесе җитәкчелеге аны түләмәгән. Моннан тыш кафе милекчеләренең башка структуралар һәм оешмалар алдында да бурычы җыелган. Шулай итеп, җитәкчелекнең гомуми бурычы ярты миллион сумнан артып киткән.

Сул приставы-башкаручы ГБР төркеменең ике хезмәткәре белән кафега килде. Шулар артыннан ук кафега журналистлар килеп керде. Пристав башта, закон кушканча, үзе белән таныштырды һәм кафе хуҗасының бурычлы булуы турында белдерде. Сатучы шундук хуҗасына шалтыратты.

Берникадәр вакыттан соң бер-ир ат (үзен Рамил дип таныштырды) килеп, үзенең сигез милекче арасыннан берсе булып торуын әйтте. Пристав-башкаручы Рамилгә шундук, «Марсалина» ҖЧҖ кафесы хуҗасының 500 мең сумнан артыграк бурычы бар, дип искә төшерде.

Рамил, үз чиратында, хәзерге вакытта «Марсалина» кафесының бетерелү алдында торуы һәм кафе милке белән эш итмәве турында белдерде. Хәзер биредә хосусый эшмәкәр идарә итә, диде ул. Приставлар телефондагы мобиль кушымта ярдәмендә ҖЧҖнең статусын тикшереп, базада аның әлегәчә гамәлдә булып килүче юридик зат булып саналуын күрде. 

“Бу бурычларның нигә һаман шулай “эленеп” торуын һич аңлый алмыйм, чөнки алар инде күптән түләнде. Дәүләт алкоголь инспекциясеннән кала, барлык төп бурычларны капладык”, – дип белдерде безгә үзен милекче буларак таныткан әлеге ир-ат.

Тик Рамил приставларның, түләгәнлегегезне раслый аласызмы соң, дигән соравына, юк, кулымда квитанция-фәлән юк һәм аларны тиз генә китереп тә булмый әле, дип җавап бирде. Шуннан соң ул, кызарынып-бүртенеп, һөҗүм”гә күчте.

“Сезгә квитанцияләр күтәреп ничә тапкыр килгәнемне беләсезме? Ике тапкыр – кабул итү сәгатьләрендә һәм бер тапкыр – болай. Мине беркем дә кабул итмәде. Минем бурычларым белән шөгыльләнүче приставның эш урынында юклыгын әйттеләр”, – дип кызды Рамил. 

Приставлар, моңа җавап итеп, пристав офиста булмаган очракта да, бурычлы кеше кабул ителергә тиеш, чөнки приставларның бурычы – акча керүне тәэмин итү, дип тыныч кына аңлатты.

Рамилнең урында бурычларны түләгәнлеккә документлар күрсәтә алмавы һәм «Марсалина» ҖЧҖнең бетерелүен раслый алмавы сәбәпле приставлар  кафе мөлкәтенең бер өлешен кулга алырга карар итте.

“105 сумлык вак-төяк көнкүреш техникасы кулга алынып, “Марсалина” ҖЧҖ вәкиленә бурычын биш көн эчендә түләү таләбе куелды. Пенсия фондыннан ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, бурыч түләнелмәгән. Шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан салынган 100 мең сум күләмендә штраф та “эленеп” тора. Гомуми бурыч – 500 мең сумнан күбрәк” – дип билгеләп үтте РФ Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе Биектау районы суд приставлары бүлеге пристав-башкаручысы Әлфия Деветьярова.

Штрафка тартылганнан соң штрафка карата ризасызлыгын белдерү өчен кафе хуҗасына 10 көн вакыт бирелгән. Шуннан соң 60 көн эчендә бурыч түләнергә тиеш булган. Шушы вакыт эчендә штраф түләнмәү сәбәпле, бурыч күләме ике тапкырга арткан. Суд приставлары, бер ел буе юридик затны таба алмыйча изаландык, чөнки ул адресы буенча Казанда теркәлеп, асылда бөтенләй башка урында эшләп яткан, дип аңлатып үтте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре исә кафеның спиртлы эчемлекләр сатуга лицензиясе срогы чыгуын әйтте.

“2016 елда хезмәтебезгә барлыгы 10 миллион сумнан артгырак күләмдә 700гә якын башкару документы керде. Узган елда шулардан 4 миллион сумнан артыграк күләмдә акча түләтелде”, – дип искәртте  РФ Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе башкару производстволарын оештыру бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Альберт Ибәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International