2017 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре Базарлы Матак авылында Әлки районында яшәүче берәү “иярләгән” ВАЗ 21074 машинасын туктаткан. Транспорт чарасын тикшергәндә, составында этил спирты билгеләре булган, үтә күренмәле сыекча тутырылган, һәркайсы 5әр литрлы 6 пластик шешә табып алынган. Товарның этикеткалары, тамгалары һәм озату документлары булмаган. Машина йөртүче үзенең аңлатмасында барлыгы 3600 сумлык спиртлы сыекчаны, буыннары сызлаганнан сөртү өчен, әнисенә, Казанның Мәскәү базарыннан сатып алганлыгын аңлаткан. Кирәкле барлык документлар рәсмиләштерелгәннән соң 30 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясе хуҗасыннан алынган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.