Сюрприз барып чыкмаган

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Менделеевскида яшәүче бер ханым бик тә борчылып мөрәҗәгать итте.

Баксаң, ул 1 гыйнвардан 2 гыйнварга каршы төндә үзәк телеграф хезмәтләреннән файдаланган: өч урынлы телефон номеры буенча туганынының кызына халыкара котлау телеграммасы җибәргән икән.

“Элемтә турында” Закон һәм Телеграф элемтәсе хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре нигезендә, халыкара гадәти хосусый телеграммаларның барып җитү сроклары 24 сәгатьтән артмаска тиеш.

Әмма телеграмма җибәрүчегә котлауның адресатка 10 гыйнварда гына килеп җитүе турында җавап телеграммасы килгәч, кулланучының бик нык ачуы чыккан. Ачуың да чыгар: юбилей 9 көн элек булган бит инде!..

Чаллы территориаль органы белгечләре, телеграмманың вакытында барып җитмәвенә бәйле рәвештә, күрсәтелгән хезмәтләргә түләү күләмен киметү турында претензия язарга булышты.

“Элемтә турында” Закон нигезендә, мондый претензияләр телеграмма бирелгәннән соң бер ай эчендә тапшырыла. Претензиягә килешүне төзү фактын расланган кирәкле документлар кушып бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International