ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул «Милано» ҖЧҖ товарын тәкъдим итү барышында барлыгы 91500,00 сумлык савыт-саба (2 кәстрүл) сатып алган. Товарга 47% күләмендә ташлама ясалып, килешү буенча гомуми сумма 64100 сум тәшкил иткән. Ханым шулай ук 1000 сум күләмендә беренчел кертем түләгән. Товарга түләү өчен кредит килешүе төзелгән. Әмма ханым өенә кайткач, килешүдә күрсәтелгән товар бәясенең «Гарантия и условия договора» кенәгәсендә күрсәтелгән бәягә туры килмәвен, ягъни 47%лы ташламадан чыгып, 15605 сумга артып китүен күреп алган.
Арча территориаль органы белгече аңа претензия һәм дәгъва гаризасы язарга ярдәм итте.
Кулланучы хаталары
Кулланучы кредитка товар сатып алганда, кредит килешүендә вак хәрефләр белән генә күрсәтелгән мәгълүматларга игътибар итми. Өенә кайткач кына, тынычлыкта калып, кредит килешүе шартларын өйрәнгәннән соң товар өчен гомумән алганда 1,5-2 тапкырга артыграк түлиячәген, банк рөхсәтеннән башка гына кредитны вакытыннан алда түли алмаячагын күреп “аһ” итә.
Кулланучы, башлангыч түләү шарты белән товарга заказ биргәндә, сатучы белән телдән генә товарны китерү срогын килештерә. Билгеләнгән срокта товар китерелмәгәч, кулланучы имзасы чекерәеп торган килешүне укый башлый һәм шунда гына товарны китерү срогының озагракка сузылачагын күреп ала.
Кулланучы үз өендә сатучы вәкиленең товарын сатып алганда, товар белән таныштырылганнан соң өлешләп түләү шарты белән сату-алу килешүен имзалый, товарны акт буенча кабул итә һәм беренчел түләүне кертә. Икенче көнне - товарга карата “суыну” чоры җиткәч, кулланучы, үзенең кесә ягын чамаламыйча, бик кыйммәтле товар сатып алганлыгын аңлый, килешүне укып товардан баш тарта алмавын яки сатучыга товардан ваз кичкән өчен түләргә тиешлеген белеп пошаманга төшә.
Кулланучы ашыкмыйча гына килешүдәге барлык мәгълүматларны укып, товарның өстенлекләрен һәм үзенең мөмкинлекләрен бәяләп кенә, үзенә кирәкле товарны сайлап алган тәкъдирдә мондый күңелсезлекләр килеп чыкмас иде югыйсә.
Кулланучыга килешүнең аерым пунктлары аңлашылмаса, аларның мәгънәсен сатучы вәкиленнән сорарга яки кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Килешүгә кул куйгач түгел, ә кул куйганчы!
Кулланучылар хокуклары санга сугылмаган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
Сез кулланучы буларак үз хокукларыгызны һәм аларны ничек якларга икәнлеген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә 8(84366) 3-28-93 телефоны аша шалтыратып белешә аласыз.