Куллану белеме системасын үстерүгә өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Ютазы муниципаль районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары куллану белеме системасын үстерүгә өлеш кертте: укучыларын “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча үткәрелгән олимпиадага әзерләде.   Ә инде олимпиадада катнашу егет-кызларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз белемнәрен сынап карау һәм үзләштерелгән күнекмәләрен күрсәтү мөмкинлеге бирде.

Укучыларны олимпиадага әзерләү – бик катлаулы һәм озын-озакка сузыла торган процесс. Анда укытучылар, укучылар гына түгел, ата-аналар да катнаша. Баланы берничә көн эчендә генә олимпиадага әзерләп булмый. Укытучыга укучыларын олимпиадага әзерләүдә бөтен педагогик осталыгын эшкә җигәргә туры килә.

Шулай итеп, кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар үткәрүдәге актив ярдәме өчен, куллану белеме системасын үстерүгә өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнде:

- Кара Зирекле урта мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Ильясова Гүзәл Миргасыйм кызы;

- Урыссу 3 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гамирова Лилия Физир кызы;

- Урыссу гимназиясе тарих укытучысы Зыязитдинова Гөлнара Марат кызы.

Ютазы районында балаларның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү эше дәвам итә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Г.М.Гыйлаҗева белән берлектә мәктәп укучыларын акны-карадан аера белгән кулланучылар итеп әзерләү юлларын карады, шулай ук балаларны олимпиадаларга яхшылап әзерләү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International