Кыйммәткә төшкән лосьоннар

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2016 елның 15 августында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе хезмәткәрләре «Визит» кибетендә (Әлмәт ш., Сөләйманова ур., 3 й.) «Свежесть» сериясеннән «Антисептический» лосьонын (барлыгы 192 савыт) саклау һәм ваклап сатуга чыгару фактын билгеләгән иде. Әлеге спиртлы продукция сатудан алынды.

Ике атна узгач, 2016 елның 31 августында шул ук кибеттә инде «Горный аромат» косметика лосьонын саклау һәм ваклап сату факты ачыкланды. Бу юлы 33 савыт спиртлы сыекчаны әйләнештән алырга туры килде.

Тикшерү материаллары, административ эш кузгату турында мәсьәләне хәл итү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына җибәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы вазыйфаи заты тарафыннан кузгатылган эш кысаларында экспертиза билгеләү турында билгеләмәләр чыгарды. Экспертиза бәяләмәсе әйләнештән алынган продукциянең түбәндәгечә булуын күрсәтте:

 - «Свежесть» сериясеннән «Антисептический» косметика лосьоны косметика әйбере булып тормый, ул - спиртның гомуми өлеше 59,3% тәшкил итеп, ГОСТ таләпләренә туры килми торган, су кушылган этил спирты;

- «Горный аромат» косметика лосьоны косметика әйбере булып тормый, ул - спиртның гомуми өлеше 51% тәшкил итеп, ГОСТ таләпләренә туры килми торган, су кушылган этил спирты.

 Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатучы хосусый эшмәкәр Д.Р. Гарифуллинаны административ җаваплылыкка тарту, шулай ук законсыз әйләнештән алынган спиртлы продукциянең язмышын хәл кылу өчен Татарстан Республикасы Арбитраж судына гаризалар җибәрде.

 Менә инде 2016 елның 28 декабрендә хосусый эшмәкәр Д.Р. Гарифуллина Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарлары нигезендә һәр административ бозу очрагы өчен  10000әр сум күләмендә штрафка тартылды, алынган продукциясе конфискацияләнде. Шулай итеп, штрафларның гомуми күләме  20000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International