Яңа елда – иске гадәтләр

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә бәйле закон бозулар турында хәбәрләрне карап тикшерә.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче атнада 18 хәбәр каралып, шуның 9 очрагында гамәлдәге законнарны санга сукмау фактлары расланды. Асылда бу төнге сәгатьләрдә сыра сатуга кагыла.

Закон сүзенә төкереп караучыларның һәммәсе административ җаваплылыкка тартылачак, ә инде дөреслеккә туры килгән хәбәр ирештерүчеләргә акча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International