Лицензиясез эшчәнлек өчен җәза чарасы күрелде

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Узган елның июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Охотный ряд» кибетендә (Әлмәт ш., Ленин ур., 90 й.) алкогольле продукциянең  - ром, шәрабләр, шампан шәрабе, коньякның законсыз әйләнеше очрагын ачыклады. Әлеге продукция кибетнең сәүдә залындагы киштәсенә урнаштырылып, бәя белешмәлекләре әллә кайдан ук чекерәеп күренеп торса да, сатучының хәмер продукциясен ваклап сату хокукына тиешле лицензиясе юк иде. Шуңа күрә 187 шешә хәмерне сатудан алырга туры килде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, административ тикшерү үткәргәннән соң, «Аллегри» ҖЧҖне РФ КоАП 14.17 статьясындагы 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту һәм әйләнештән алынган продукциянең язмышын хәл итү өчен, Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать итте.

Менә хәзер 2017 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы Арбитраж суды Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гаризасын канәгатьләндереп, «Аллегри» ҖЧҖне административ җаваплылыкка тартты: әйләнештән алынган продукциясен конфискацияләп, 200000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза чарасын билгеләде.

Хәзерге вакытта штраф түләтү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International