Быелның гыйнвар ае башында Менделеев шәһәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату фактын ачыклады.
Әлеге җәмәгать туклануы оешмасына 2016 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булу срогы белән җәйге кафе оештыруга башкарма комитет рөхсәте бирелгән булган.
Әмма эшмәкәр бу срокны күрмәмешкә салышып, кышкы чорда да “Шашлычный двор” эшчәнлеген дәвам иткән.
Шул сәбәпле биредә 26,5 л күләмендә сыраны законсыз әйләнештән алырга туры килде. Эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында беркетмә төзелде.