Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына гражданнарыбыздан косметика хезмәтләрен күрсәтү турында килешүне өзүдә һәм кыйммәтле косметиканы кире кайтаруда ярдәм кулы сузуыбызны сорап күп кенә мөрәҗәгатьләр алына.
Күпчелек очракларда салоннар вәкилләре гражданнарның кесә телефоннарына шалтыратып, косметология хезмәтләре күрсәтүне бушлай карап тору мөмкинлегеннән файдалануны тәкъдим итә. Телефон аша сөйләшкәндә, үзең белән шәхесне раслаучы документ алып килергә кирәклеге турында да искәртелергә онытылмый.
Шулай итеп, гражданнарыбыз, әйтик, чәчкә массаж ясауны яки аны карау- тәрбияләүне бушлай карап тору мөмкинлегеннән файдаланганнан соң 10 тапкыр яки аннан күбрәк хезмәт күрсәтелү өчен килешү төзи. Килешү төзелгәндә, кыйммәтле косметика, мисалга, бит кремы “бушлай” тәкъдим ителә. Әлмәт территориаль органына алынган мөрәҗәгатьләрнең берсен укып үтик: “Салон белән үзара сату-алу килешүе төзедек. Ничек итеп, дисезме? Телефон аша бер кыз мине салонга чакырып алды. Миңа ул дәвалау процедуралары турында сөйләде. Диагностика үткәрелде. Табиб сәламәтлекне, аерым алганда, умырткалыкны ныгыту өчен 10 массаж билгеләде. Килешү төзелгәннән соң крем тәкъдим ителде. Өйгә кайткач, килешүне җентекләбрәк укып чыкканнан соң анда кулланучы буларак хокукларымны кысардай пунктларның урын алганлыгын аңладым. Салонга мөрәҗәгать иткән идем, крем өчен 8000 сум акчагызны түләгәч кенә килешүне өзәчәкбез, диделәр.”
Моның ише товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең бәясе, кагыйдә буларак, гражданнарның финанс мөмкинлекләреннән күп тапкырга артып китә. Шул сәбәпле аларга түләү өчен кредит килешүен төзергә тәкъдим ителә. Телефон аша чакырганда, паспорт алып килергә кушуларының сәбәбе дә шуңа бәйле.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: килешү төзүче гражданнар арасында күбрәк – өлкән яшьтәгеләр. Мондый гражданнар якыннары белән аралашып, төзелгән килешүләр (кредит килешүе, хезмәт күрсәтү турында килешү) шартларын, товар һәм хезмәт күрсәтүләр бәяләрен өйләрендә тыныч кына тәфсилләп өйрәнгәч, төзелгән килешүне өзү ягын карыйлар. Әмма, кагыйдә буларак, сатучының (эш башкаручы) килешүне өзүдән баш тартуын яки “бушлай” бирелгән товар өчен акча түләү таләбен ишетеп таңга калалар.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә, бер товарны (хезмәт күрсәтү, эш башкару) сатып алганда икенче бер товарны (хезмәт күрсәтү, эш башкару) сатып алырга мәҗбүриләү тыела. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнарында яки башка норматив-хокукый актларында билгеләнгән кагыйдәләр белән чагыштырганда кулланучы хокукларын кыскан килешү шартлары, гамәлдә түгел, дип таныла.
Шул рәвешле кулланучы хезмәт күрсәтү турында килешүне үтәүдән баш тартуга (эш башкаручы чыгымнарын тотып калганнан соң, акчасын кире кайтарып) яки белештермичә (товар турында кирәкле барлык мәгълүматларны алмыйча) төзелгән сату-алу килешүеннән баш таруга хокуклы булса да, бу мәсьәләне фәкать суд тәртибендә генә хәл итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мөрәҗәгать иткән гражданнарга үзләренең хокукларын һәм мондый хокукларын судта яклау тәртибен аңлата, шулай ук претензияләр һәм дәгъва гаризаларын тутыруга ярдәм итә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүмат ресурсында “Куллану бәхәсләре буенча һәм кулланучылар хокукларын яклау турында закон өлкәсендә хокук бозулар буенча суд карарлары банкы” бүлегендә косметология хезмәтләре күрсәтү турында килешүне өзүгә бәйле рәвештә кулланучыларга түләнгән акчасын кире кайтаруга китергән ярдәм үрнәкләре белән тиешле суд карарлары урнаштырылган.
Әлеге мәгълүмат порталы барлык гражданнарыбызның, шулай ук эшмәкәрләрнең кулланучылар хокукларына, аларны бозу очракларына һәм хокукларны яклауның нәтиҗәле ысулларына карата кызыксынуны булдырырга яисә көчәйтергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы түбәндәгеләрне киңәш итә:
- тәкъдим ителә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең куллану кыйммәтен һәм кирәклеген бәяләп, шулай ук финанс мөмкинлекләреннән чыгып, якыннарыгызның фикерен исәпкә алып, төптән уйлап кына косметика хезмәтләрен күрсәтү турында килешү төзү карарына килегез:
- яхшылап танышмыйча һәм эчтәлеген өйрәнмичә документка кул куймагыз;
- кредит килешүен имзалаганда, банкка бурычка керүегезне онытмагыз.
Шуны да аңлатып үтәбез: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 32 статьясы нигезендә, эш башкаручыга тиешле килешү буенча фактта тотылган чыгымнарын түләү шарты белән, кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартуга хокуклы.
Парфюмерия-косметика товарлары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыкканда алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә кертелгән.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 12 статьясы нигезендә, килешү төзегәндә товар (эш, хезмәт күрсәтү) турында мәгълүмат кичекмәстән тапшырылмаган очракта, кулланучы сатучыдан (эш башкаручы) тиешле мәгълүмат алмаудан, килешү төзелмәүдән китерелгән зыянны каплауны таләп итүгә, ә инде килешү төзелгәндә, акылга сыешлы срокта аны үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны, китерелгән башка зыяннарны каплауны таләп итүгә хокуклы.