2017 елның 12 гыйнварында Кукмара районы Лубян авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында кулланучылар хокукларын яклау, алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.
Чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, аерым алганда: сәүдә объектларындагы бәяләрнең бер-берсеннән аерылуына бәйле рәвештә Лубян авылында бәя кую тәртибе, сыйфатсыз товарлар сату һәм килеп туган төрле хәлләрдә аларны хәл кылу мәсьәләләренә кагылып үтелде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән барча кешегә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезләмәләренә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки үлчәме, формасы, габариты, фасоны, төсе яки комплектациясе башкача булган шундый ук товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы, азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә туры китереп аңлатмалар бирелде.
Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны өләшенде.