Эшмәкәрләрдән аерым бер талант һәм осталык таләп иткән итеп басу Кукмара муниципаль районында иң нык үскән тармакларның берсе булып тора.
Кукмарада киез итек фабрикасына бертуган Комаровлар тарафыннан инде 1867 елда ук нигез салынган. Советлар чорында комбинат СССРда яшәүче халыкның 30%ын киез итеп белән тәэмин итеп торган. Димәк, Кукмара бистәсе инде менә 150 елдан артыграк вакыт дәвамында иң җылы кышкы аяк киеме җитештерүнең серләрен саклап килә.
Хәзер итекләр фабрикада гына түгел, кәсепче-эшмәкәрләр тарафыннан да эшләп чыгарыла. Әйтергә кирәк, тиешле белемнәр таләп иткән катлаулы процесс бу.
Шундый кәсепче-эшмәкәрләрнең берсенә мисал итеп Р.Х.Мингәрәев дигән егетне китерергә була. Ул Кукмара районында гына түгел, бәлки күрше төбәкләрдә, әйтик, Арча районында да үзенең продукциясен сата башлаган икән.
2017 елның 17 гыйнварында Арча территориаль органы хезмәткәрләре эшмәкәр өчен куллану базарында хокук бозуларны кисәтүгә, товарларның һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чара үткәрде.
Биредә барысы да кулдан эшләнгән, резина олтанлы, чигүле, төрле төстәге хатын-кызлар, ир-ат, балалар итекләре сатуга чыгарылган. Әлбәттә инде, товар ассортименты шуның кадәр киң булганда үзеңә уңайлы аяк киемен сатып алуы җиңел. Бәяләре дә “тешләми”.
Эшмәкәргә, сатып алучы үзенә кирәкле товарны дөрес итеп сатып алсын өчен, сатуга чыгарылган продукциядә нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге турында сөйләп үтелде.
Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара ахырында брошюралар һәм буклетлар рәвешендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасы тәкъдим ителде.