Яңа Чишмә авылында чаралар

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.

Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты бүлмәсендә, кулланучылар хокукларын яклау буенча законны аңлату максатыннан чыгып, Яңа Чишмә авылында яшәүчеләр белән очрашу оештырылды һәм Яңа Чишмә авылы башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Моннан тыш сәүдә комплексында, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү өчен, дежур тору оештырылды, хосусый эшмәкәр Ф.С.Кормаевның «Радуга» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле һәм кибет хезмәткәрләре өчен семинар-уку уздырылды.

Чаралар барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нормалары һәм ТР Министрлар Кабинетының  16 октябрь, 2013 ел,  № 764 карары белән расланган “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасы, РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатып үтелде.

Чаралар барышында сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле күп кенә сораулар бирелде. Аларның һәркайсына тәфсилле җаваплар ирештерелде, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе аңлатылды.

Авыл җирлеге башлыгына, халыкка тарату өчен, кулланучылар өчен төрле темаларга чыгарылган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International