Теләче районы Олы Нырсы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

2017 елның 18 гыйнварында Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче муниципаль районы Олы Нырсы авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырды. Очрашу барышында авыл халкына кулланучы буларак хокукларын мөстәкыйль яклау буенча киңәшләр бирелде.

 Торак пунктта яшәүчеләрнең сыйфатлы товарны башкасына алыштыру сроклары, сатучыга сыйфатсыз товарга карата дәгъва белдерү сроклары турында, сатучы үзе саткан товарын танымаганда нәрсә эшләргә, дигән сорауларына җаваплар бирелде. Шулай ук суыткычта кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар нинди хокукларга ия, дистанция ысулы белән сатып алынган товарны кире кайтарып буламы, сыйфатлы ишекнең үлчәмнәре заказ биргәндәге үлчәмнәргә туры килмәгәндә, нишләргә, дигән сорауларга җаваплар ирештерелде, гамәлдәге законнар нигезендә тәфсилле аңлатмалар бирелде. Ә инде мөрәҗәгатьләре аерым карап тикшерүне таләп иткән гражданнар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә шәхсән кабул итүгә чакырылды. Моннан тыш чарада катнашкан барча кешегә товарлар сатып алганда уяу булырга – продукциянең яраклылык срокларын һәм саклау шартларын игътибарсыз калдырмаска киңәш ителде.

 Хокукый яктан агарту халыкка һичьюгында алданмас өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International