Олы Нырсы авылы урта мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Теләче муниципаль районының Олы Нырсы урта мәктәбендә укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү буенча чираттан тыш дәрес үткәрде. Дәрес чаралар планы нигезендә уздырылды. Чара барышында 31 бала “Кулланучылар хокукларын яклау нигезләре” курсын тыңлады.

Дәрестә кулланучыларга көн саен диярлек очрый торган проблемаларга кагылып үтелде. Мисалга, кимчелекле катлаулы көнкүреш техникасын, аяк киеме һәм башка товарларны сатып алганда нишләргә, чәчтараш хезмәте, башка хезмәтләр сыйфатсыз булып чыкканда нәрсәләрне таләп итәргә була, сыйфатлы товарны алыштырганда кулланучы нинди хокукларга ия, дигән сорауларга җаваплар ирештерелде.

Шулай ук суд тәҗрибәсеннән мөрәҗәгатьләрнең аерым бер урыннарына тукталып үтелде. Балаларны таләпләр кую сроклары, товарны сатуның дистанция ысулы кебек сораулар яудырды. Аларны кызыксындырган сорауларның һәркайсына тәфсилле, төпле җаваплар бирелде.

 Чара ахырында укучыларга, яңа белемнәрне әйбәтрәк үзләштерсеннәр өчен, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм "Вестник потребителя” файдалы газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International