2017 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан чыгып, Әтнә районы Күңгер авыл җирлегендә гражданнарны кабул итүне оештырды. Кабул итүдә авыл җирлеге башлыгы Г.Х.Гарипова катнашты.
Кәрәзле телефоннар, йорт җиһазы, кием-салым сатып алу, азык-төлек, дару бәяләре һәм сыйфаты кебек куллану өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр кабул итүгә килгән гражданнарда аеруча зур кызыксыну тудырды.
Кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы һәм “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон җентекләп аңлатылды.
Сорауларга җавап бирү белән беррәттән, кулланучылар хокукларын яклау буенча суд тәҗрибәсеннән мисаллар да китереп үтелде.
Кабул итү барышында авыл халкына кулланучы хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде, кулланучы хокуклары санга сугылмаганда нинди гамәлләр кылырга кирәкле аңлатылды.
Ә инде сатучы яки эш башкаручы кулланучының законлы таләпләрен хәл кылырга теләмәгән очракта Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, биредә хезмәткәрләребезнең мондый мәсьәләләрне хәл кылуга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торулары билгеләп үтелде.
Очрашу ахырында актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары урын алган брошюралар, буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр, «Вестник потребителя» газетасы таратылды.