2017 елның 21 гыйнварында Арча муниципаль районы башкарма комитетында алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр белән киңәшмә булып узды.
Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары О.Е.Спичкин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы З.З.Шәрәфетдинов катнашты. Киңәшмәдә ЕГАИС системасында алкогольле продукция калдыкларының хәрәкәте системасын чагылдыру, продукция калдыкларын сату, учетка алу; “Тере акчалар белән һәм (яки) түләү карталары белән (Онлайн-кассалар) исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында” 22.05.2003 ел, N 54-ФЗ Федераль законга һәм “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясына кертелгән үзгәрешләр; авыл җирлегендә урнашкан сәүдә нокталарында алкогольле продукцияне ЕГАИС системасында теркәү кебек темалар буенча фикер алышу булды. Шулай ук закон таләпләрен үтәү зарурилыгына күрсәтеп үтелде.