2017 елның 23 гыйнварында ТР Менделеев районында “Россия Пенсионерлар берлеге” җирле бүлеге каршындагы “Гомер көзе” университетында (4нче мәктәпнең актлар залында) ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече тарафыннан “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага хокук сәгате оештырылды.
Университетка йөрүчеләр игътибарына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законның төп нигезләмәләре җиткерелде, халыкка товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләргә аңлатмалар бирелде. Пенсионерлар белгечебезгә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, квалификацияле җаваплар ишетүгә иреште.
“Без һәр дүшәмбе һәм сишәмбе саен районның төрле хезмәтләре белгечләре белән очрашып, аларның лекцияләрен тыңлыйбыз, сораулар бирәбез. Калган көннәрдә бәйләү, бакчачылык, сәламәт тормыш рәвеше мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез, ял итәбез, биибез, җырлыйбыз. Гомумән, моңсуланып утырырга вакытыбыз юк. Без үзебезне әбигә санамыйбыз, без - “Гомер көзе” университеты студентлары”, - дип билгеләп үтте белгечебез чыгышыннан соң “Россия Пенсионерлар берлеге”нең ТР Менделеев районындагы җирле бүлеге рәисе Разыя Бикмәтова.
Ахырда хокук сәгатендә катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга җылы рәхмәт сүзләрен һәм алга таба хезмәттәшлеккә өмет-ышанычларын ирештерде.