Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Алабуга шәһәрендә яшәүче бер ханым: “Бәясенең бер өлеше алдан ук түләп куелган мебельне тапшыру срогы санга сугылмаганда, нишләргә?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
Чаллы территориаль органы бу сорауга җавап йөзеннән түбәндәгеләрне аңлатмакчы:
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законында бу мәсьәләгә аерым бер статья багышланган. Законның 23.1 статьясында алдан түләп кую шарты белән сату-алу килешүенә карата таләпләр күздә тотылган. Сатучы кулланучыдан товар бәясенең бер өлешен алдан түләтеп куя икән, товарны сату-алу килешүендә товарны тапшыруның төгәл срогын билгеләргә тиеш. Сатып алучы товарга заказ биргәндә һәм бәясен алдан түләп куйганда, товарны тапшыруның конкрет срогы (алдан түләп кую көненнән соң билгеләнгән көннәр саны яки конкрет дата) күрсәтелгән сату-алу килешүен рәсмиләштерүне таләп итүгә хокуклы.
Еш кына сатучы белән сатып алучы арасында килешүдә күрсәтелгән товарны китереп бирү көннәре санына бәйле үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыккалый. Төгәл генә күрсәтелмәгән очракта, сатучы эш көннәре күрсәтелгәнлеген расларга тырыша, ә кулланучы календарь көннәрен саный. Шуңа күрә килешүнең бу пункты бик тә төгәл бәян ителгән булырга тиеш.
Товарны тапшыру срогы санга сугылмаган очракта, кулланучы бу конкрет товарның үзенә бик тә кирәклеме һәм аны көтәргә әзерме икәнен яки мондый товар ашыгыч төстә кирәкме һәм аны башка урында сатып алырга әзерме икәнен билгеләргә тиеш. Беренче очракта кулланучы сатучыга товарны тапшыруның яңа срогын (язмача претензиясендә күрсәтеп) билгеләүгә хокуклы. Икенче очракта кулланучы язмача претензиясендә алдан түләп куелган акчасын кире кайтару таләбен куярга тиеш. Бу таләпнең сатучы тарафыннан, таләп куелганнан соң 10 көн эчендә, канәгатьләндерелүе зарури. Ике очракның һәркайсында Закон сатучыга товарны тапшыру срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен товарга алдан түләп куелган сумманың 0,5%ы күләмендә кулланучыга неустойка (пеня) түләүне йөкли. Неустойка (пеня) сату-алу килешүе буенча товар тапшырылырга тиеш булган көннән товарны кулланучыга тапшыру көненә кадәр яки алдан түләп куелган акчасын кире кайтару турында кулланучы таләбен канәгатьләндерү көненә кадәр түләнелә. Заказ бирелгән товарны озак вакытлар буе көтү зыян китергән очракта кулланучы сатучыдан бу зыянны каплавын таләп итүгә хокуклы. Кулланучы түләткән неустойка (пеня) суммасы товарга алдан түләп куелган суммадан артмаска тиеш.
Товарны озак көтү аркасында китерелгән зыян күләмен билгеләүдә бәхәс килеп чыкмасын өчен зыянны документлар нигезендә раслау хәерле.
Сатучы бу мәсьәләләрне ихтыярый рәвештә хәл итәргә теләмәгән очракта кулланучы дәгъвалары һәм аның тарафыннан куелган мөлкәти характердагы таләпләр судта карап тикшерелергә тиеш.