Граҗданнарның уяулыгы бәһа тора!

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елда Татарстан Республикасында яшәүчеләргә гражданлык позициясен күрсәтү генә түгел, бәлки Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталындагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында мәгълүматлар урнаштырган өчен 1,2 һәм 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк алу мөмкинлеге дә туды.

2017 елның 16 гыйнварында,  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган мәгълүматны тикшерү максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контрольлек чаралары барышында хосусый эшмәкәр М.З.Абзаловның «Фактория» стационар булмаган сәүдә объектында (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Түбән Кама ш., Тынычлык пр., 5 нче йорт тирәсендә) алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Шулай итеп, биредә  28,2 л сыраны законсыз әйләнештән алырга туры килде.

Хосусый эшмәкәр РФ КоАП  14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен территориаль органга чакыртылды.

Әлеге хәбәрне урнаштырган кешегә  2000 сум күләмендә акча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International