Йомгак ясалды, киләчәккә эшләр планлаштырылды

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 2017 елның 18 гыйнварыннан Чаллыда дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары вәкилләренең  шәһәр халкы белән гадәттәге очрашулары (Чаллы шәһәре башкарма комитеты тарафыннан оештырыла) башланды.

Беренче очрашу 29 нчы гимназиядә үтте. Биредә муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары  Флера Андреева, шәһәр советы депутатлары, федераль һәм республика органнары: шәһәр прокуратурасы, эчке эшләр идарәсе, пенсия фонды, зона торак инспекциясе һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчеләре 27 нче комплекста яшәүчеләр белән очрашты.

19 гыйнварда 55 нче мәктәптә “консультация өстәл”ләре оештырылды. Бу чараларда 51 нче комплекста яшәүчеләр шәһәрнең дәүләт структуралары вәкилләренә үзләрен борчыган сораулар, шул исәптән хәмер һәм куллану базары өлкәсендәге сорауларын бирде. 

Очрашу башында чарада катнашучылар игътибарына 2016 елдагы эшчәнлеккә һәм иң әһәмиятле вакыйгаларга йомгак рәвешендәге видеоролик тәкъдим ителде. Чара 2017 елга эш планы буенча фикер алышу рәвешендә күзгә-күз карашып сөйләшү белән тәмамланды.

Барлыгы әнә шундый 50гә якын очрашу үткәрү күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International