26 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2016 елдагы эшенә йомгак ясалды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков катнашты.
Башкарылган эшләр турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында үткән елда республика территориясендә заманча мәгълүмати технологияләрдән файдалану нигезендә алкогольле продукциянең легальлеген контрольдә тоту һәм учетка алуның яңа механизмы – җитештерү һәм әйләнешенең барлык этапларын бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЕГАИС) мәҗбүри теркәүгә алуның гамәлгә кертелүен билгеләп үтте.
Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, кайбер статистика мәгълүматларын китерде: 2016 елда Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә барлыгы 450 мең литр чамасы алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган. Бу – 2015 елдагыга караганда 15%ка, ә инде 2014 елдагы белән чагыштырганда 1,6 тапкырга диярлек күбрәк. Контрольлек чаралары инспекция хезмәткәрләре көче белән, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән. Барлыгы 1188 уртак чара уздырылган. Контрольлек чаралары йомгаклары буенча 3340 закон бозу очрагы ачыкланган (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 2923). Дәүләт алкоголь инспекциясе материаллары буенча барлыгы 2 387 кеше җаваплылыкка тартылган һәм җәмгысе 27 миллион 700 мең сумлык штраф (үсеш – 15%) салынган.
Игорь Марченко “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүләрнең контрольлек чараларын үткәрүгә нигез сыйфатында мөһим мәгълүмат чыганагы булып торуын билгеләп үтте. 28 муниципаль берәмлектән 625 мөрәҗәгатьнең алынуы – моның ачык мисалы. 2016 елда бәян ителгәннәре расланган мөрәҗәгатьләр буенча, хәбәр итүчеләргә турыдан-туры 303 мең сум акча түләнгән (мәҗбүри түләүләрдән чыгып - 442 мең сумнан артыграк).
Инспекция җитәкчесе шулай ук куллану базарын нәтиҗәле яклау һәм гражданнарның социаль якланылышын көчәйтү өчен шартлар тудыру максатыннан кабул ителгән “ 2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасына салынган чараларны үтәүнең инспекция эшчәнлеген бәяләүдә төп критерийләрнең берсе булып торуын басым ясап әйтте.
Киңәшмәдә тантаналы шартларда эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсеннән видеорепортаж карарга мөмкин http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/1video.htm/video/2139607.htm