Әлмәттә яшәүче берәү “Халык контроле” аша лицензиясез хәмер сату турында хәбәр иткән

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Хәзер “Халык контроле” легаль булмаган хәмергә каршы көрәшергә ярдәм итә. Гражданнарыбыз бу мөмкинлектән актив төстә файдалана да.

Әлмәттә яшәүче бер ир-ат “Халык контроле” системасы аша “Панорама” сәүдә үзәгенең «Челаут» кафесында тиешле лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сату турында хәбәр иткән. Закон бозу очрагы, чыннан да, расланган. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан уртак рәвештә үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә ваклап сату өчен лицензиягә һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә хәмер сату факты ачыкланган. Шуңа күрә биредә барлык хәмер продукциясен әйләнештән алырга туры килгән. Хәзерге вакытта бу җәһәттән административ тикшерү алып барыла.

Исегезгә төшерәбез: ТР Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталыннан файдаланучылар расланылган һәр факт өчен акчалата бүләкләнә. Түләү күләме 1 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International