Әлмәттә суррогат хәмерне саткан өчен бер ханымны хөкем итәчәкләр

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Әлмәт районы Кузайкино авылында 53 яшьлек бер ханым суррогат хәмерне саткан һәм саклаган өчен суд хөкеме алдына басачак, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте.

Полиция хезмәткәрләре узган елның 27 октябрендә контроль сатып алу үткәргән.  Әлеге ханым аларга ярты литр шешәгә тутырылган спиртлы сыекча саткан. Оперативниклар ханымның фатирын тикшергәндә  0,5 л күләмендә суррогат хәмерле тагын 26 пластик шешәгә тап булган. Тикшерүчеләр аңа каршы “Иминлек таләпләренә җавап бирмәүче товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Суррогат сатучыга хәзер ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International