Балтач районында чаралар

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

2017 елның 20 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Балтач районы Югары Субаш һәм Түнтәр авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итү оештырды.

Җирлекләр башлыклары һәм аларның хезмәткәрләре территориаль органның функцияләре, шулай ук җирлектә алкогольле продукцияне сату динамикасы белән таныштырылды. Әңгәмә барышында гражданнар авылда яшәүчеләрнең азрак эчә башлавын билгеләп үтте. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре яшьләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып баруын, спорт белән мавыгуын аеруча зур горурлык хисләре белән сөйләде.

Әңгәмәнең икенче өлешендә гражданнарыбыз кулланучыларның төп хокуклары белән таныштырылды. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы аерым игътибар үзәгенә алынды. Чарада катнашучыларның барчасына буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

Куллану белемнәрен үстерү максатыннан Югары Субаш урта мәктәбе 8 һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара да оештырылды әле. Укучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы буенча төп төшенчәләр һәм кулланучының  хокуклары аңлатылды, кулланучы буларак, үз-үзеңне дөрес итеп тоту нигезләре буенча әңгәмә үткәрелде. Ахырдан, үзләштерелгән белемнәрне ныгыту өчен, буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.

Моннан тыш Югары Субаш урта мәктәбе укытучылары белән очрашу үткәрелде. Аның барышында да гражданнарның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү зарурилыгы турында сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International