Халык белән очрашулар

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Әлмәт районы торак пунктларында гражданнарның җыеннары дәвам итә. Мондый очрашуларның максаты – 2016 елга районның һәм авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеш йомгакларын тикшерү, проблемалары мәсьәләләрне хәл кылу һәм агымдагы елга төп бурычларны билгеләү. Авыл халкы җыеннарда асылда сала тормышының барлык якларына кагылышлы көн кадагына сугучы мәсьәләләр буенча фикер алыша.

 Халык белән әнә шундый очрашуларга зур игътибар бирелә. Чөнки гражданнар белән күзгә-күз карашып аралашу халык белән кире элемтәнең нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора.

Мондый очрашуларның бурычлары:

- җирле үзидарә органнары эшчәнлеген ачыграк итү, халыкка башкарылган эшләр турында мәгълүматлар ирештерү,

- халыкка төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү;

- гражданнар тарафыннан куелган бурычларны, шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләрне хәл кылу.

Әнә Аппак авыл җирлегендә гражданнар җыены үтте дә инде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре дә катнашып, халык өчен файдалы мәгълүматлар ирештерде. Очрашудан соң белгечебез аерым мөрәҗәгать иткән гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International