Укучыларның белемнәрен чарладык

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

25 гыйнварда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Саба, Мамадыш, Кукмара территориаль органнары белгечләре белән берлектә, Кукмара муниципаль районы  Нырья урта мәктәбе укучылары белемнәрен чарлау максатыннан, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы буенча укыту-өйрәтү характерында чара үткәрде.

Очрашуда укучылар кулланучы буларак үз-үзен тоту кагыйдәләренә, кулланучы буларак үз хокукларын ничек итеп якларга икәнлегенә өйрәтелде. Моннан тыш балалар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законында билгеләнгән кулланучыларның төп хокукларына төшендерелде.

Чарада катнашкан егет-кызлар лекцияне зур канәгатьлек хисе белән тыңлаганнан соң үзләрен кызыксындырган темалар буенча сорауларга җаваплар бирде.

Укучыларның үзләренә ирештерелергә тырышылган төп фикерне: үз хокукларыңны белү, алардан файдалана белү  низаглы хәлләрдән тиз генә котылу, гомумән, аларны баштан ук булдырмый калу, актив гражданлык позициясенә ия булу, принципиаль булу, үзеңне һәм куллану базарында катнашучы башкаларны ихтирам итү мөмкинлеге бирә, дигән фикерне үзләштерүләренә өметләнәбез.

Ахырда чарада катнашучыларның барчасына «Вестник потребителя» газетасы, кулланучылар өчен алга таба мөрәҗәгать итү өчен кирәкле телефон номерлары күрсәтелгән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International