Хокук аудиты

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы халыкның хокукый аңын һәм хокукый культурасын үстерү максатыннан системалы эш алып бара. Бу эш халыкка хокукый мәгълүматлар ирештерү һәм аңа хокукый ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә, хезмәт күрсәтүләр процессын җайга салучы хокукый актларны куллану буенча, шулай ук эшмәкәрләрнең хокукларын, бурычларын җайга салу өлкәсендә төрле мәсьәләләр буенча семинарлар, лекцияләр, очрашулар үткәрә; эшмәкәр эшчәнлегенең законнарның мәҗбүри таләпләренә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы башка норматив-хокукый актлар таләпләренә, шулай ук товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) туры килү-килмәвен анализлый һәм бу җәһәттән ярдәм итә.  Моннан тыш эшмәкәрләргә язмача һәм телдән консультацияләр үткәрелә, шул исәптән объектларга чыгып. Әйтик, агымдагы айда әлеге чаралар кысаларында Ютазы районында эшмәкәрләр һәм аларның хезмәткәрләренә  продукциянең сәламәтлек өчен куркынычсызлык таләпләрен, продукция маркировкасына карата мәҗбүри таләпләрне, РФ Кодексы статьялары нормаларын, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар өчен гамәлдәге законнарны үтәү буенча гамәлләр алгоритмын билгеләүче Россия Федерациясе законнары нормалары аңлатылды. Сәүдә объектлары хезмәткәрләренә, товарда кимчелекләр ачыкланганда, товарда тиешле мәгълүматлар күрсәтелмәгәндә кулланучыларның нинди хокукларга ия булуы ягыннан “Кулланучылар хокукларын яклау турында”   07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы нормалары, сатып алучылар белән ничек дөрес итеп сөйләшүләр алып бару, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, әлеге срокларны бозган өчен җаваплылык турында бәйнә-бәйнә сөйләп үтелде.  Очрашуда территориаль орган хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сораулар бирүчеләргә квалификацияле, тулы җаваплар ирештерде.

Алынган мөрәҗәгатьләргә анализ вәкилләре мәгълүмати-аңлату эшләре аша узган сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләргә карата кулланучылар шикаятьләренең кимүен күрсәтә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International