Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсендә “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары катнашты

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең (Дәүләт алкоголь инспекциясе) 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2017 елга бурычлары билгеләнде.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхеразиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  Игорь Марченко, «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, ТР министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.  “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары  Ленар Фәттерахманов та чарадан читтә калмады.

Игорь Марченко билгеләп үткәнчә, 2016 елда Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә барлыгы  450 мең литр чамасы алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган. Контрольлек чаралары инспекция хезмәткәрләре көче белән, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән. Барлыгы  1188 уртак чара уздырылган. Дәүләт алкоголь инспекциясе материаллары буенча барлыгы  2 387 кеше җаваплылыкка тартылган һәм җәмгысе  27 миллион  700 мең сумлык штраф салынган.

Игорь Марченко “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүләрнең контрольлек чараларын үткәрүгә нигез сыйфатында мөһим мәгълүмат чыганагы булып торуын билгеләп үтте.

Хәтерләсәгез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов “Халык контроле” системасына республикабызның хәмер базарында закон бозу очраклары турында дөрес мәгълүматлар тапшырган гражданнарны матди бүләкләү турында карар кабул итте. Республикада яшәүчеләр бу яңалыкны хуплады. 28 муниципаль берәмлектән 625 мөрәҗәгатьнең алынуы – моның ачык мисалы. Чагыштыру өчен: 2015 елда 108 шундый мөрәҗәгать алынган.

“Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең узган елдагы эш йомгакларын начар дип бәяләп булмый. Беренче чиратта,  хәмер эчемлекләреннән агулану очракларының кимүен билгеләп үтәргә кирәк: 2015 елда шундый 1198 очрак теркәлсә, 2016 елда -  767. Шулай ук хәмердән агуланып үлүчеләр саны да шактый ук кимеде”, - диде Илдар Халиков. ТР Хөкүмәте башлыгы узган елда, Россия базарының 16%ын яулап, «Татспиртпром»ның тоткан урынын ныгытуы турында басым ясап әйтте. Бүген компаниянең Татарстаннан читтә сатыла торган продукциясе күләме республика территориясендәгегә караганда ике тапкырга күбрәк. Бу – җитештерелә торган продукциянең югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуы һәм предприятие менеджментының акыллы маркетинг сәясәтен алып баруы нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International