Илдар Халиков Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясендә катнашкан

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең (Дәүләт алкоголь инспекциясе) 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2017 елга бурычлары билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхеразиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  Игорь Марченко, «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, ТР министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашкан.

 Игорь Марченко билгеләп үткәнчә, 2016 елда Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә барлыгы  450 мең литр чамасы алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган. Бу – 2015 елдагыга караганда 15%ка, ә инде 2014 елдагы белән чагыштырганда 1,6 тапкырга диярлек күбрәк. Контрольлек чаралары инспекция хезмәткәрләре көче белән, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән. Барлыгы  1188 уртак чара уздырылган. Дәүләт алкоголь инспекциясе материаллары буенча барлыгы  2387 кеше җаваплылыкка тартылган һәм җәмгысе 27 миллион 700 мең сумлык штраф салынган. “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең узган елдагы эш йомгакларын начар дип бәяләп булмый. Беренче чиратта,  хәмер эчемлекләреннән агулану очракларының кимүен билгеләп үтәргә кирәк: 2015 елда шундый 1198 очрак теркәлсә, 2016 елда -  767. Шулай ук хәмердән агуланып үлүчеләр саны да шактый ук кимеде”, - дигән Илдар Халиков. ТР Хөкүмәте башлыгы узган елда, Россия базарының 16%ын яулап, «Татспиртпром»ның тоткан урынын ныгытуы турында басым ясап әйткән. Бүген компаниянең Татарстаннан читтә сатыла торган продукциясе күләме республика территориясендәгегә караганда ике тапкырга күбрәк. Бу – җитештерелә торган продукциянең югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуы һәм предприятие менеджментының акыллы маркетинг сәясәтен алып баруы нәтиҗәсе, дип билгеләп үткән Илдар Халиков.

Коллегия ахырында Татарстан Премьер-министры ведомствоның иң уңган хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләре тапшырган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International