Йомгак ясау чоры

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында 2016 елга муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлеге йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар буенча гражданнар җыеннары уздырылып килә.

2017 елның гыйнварында Лаеш районы Көек авыл җирлеге һәм Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авыл җирлеге гражданнары җыеннарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова катнашты.

Территориаль орган җитәкчесенең кыска гына чыгышында территориаль органның 2016 елдагы эше буенча йомгаклар ирештерелде. М.Егорова үзенең чыгышында хисап чорында контрольлек-инспекция эшчәнлеге, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үткәрелгән чараларга тукталып үтте, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән алып барыла торган эшкә анализ ясады, социаль әһәмиятле товарлар ассортиментына мониторинг ясау турында сөйләде.

Ведомство эшчәнлегенең иң мөһим мәсьәләләре һәм куллану базарында тәртип булдыру максатыннан уздырылып килә торган чараларның әһәмияте аерым игътибар үзәгенә алынды.

М.И. Егорова алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге биргән “Халык контроле” мәгълүмат системасына да кагылып үтте.

Чаралар азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү барышында еш алына торган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International