Балачактан ук белеп кенә яшәргә өйрәтү кирәк

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген һәрбер кеше акны-карадан аера, үз хокукларын яклый  белгән кулланучы булып торырга тиеш. Шуны истә тотып, 2017 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре А.И.Хәлилов Саба муниципаль районының Корсабаш урта мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Дәрес барышында кулланучыга нәрсәләрне белеп торырга кирәклеге, хокуклары санга сугылмаган очракта  нәрсәләр эшләргә кирәклеге аңлатылды, ә инде дәрес ахырында балалар, үз чиратында, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә теге яки бу сораулар бирде. Асылда сораулар азык-төлек һәм техник яктан катлаулы товарлар сыйфатына кагылышлы булды.

Укучыларның үз хокукларын белүенең, алардан файдалана белүенең кулланучылар буларак хокуклары санга сугылмаган очракларда килеп чыгу ихтималы булган бәхәс-низаглардан тиз генә котылу мөмкинлеге бирәсенә ышанабыз.

Дәрестән соң барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм "Вестник потребителя” газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International