2017 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча тикшерүләр материаллары карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Закон сүзенә төкереп бирү очраклары Казан-Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында транспорт чараларын тикшергәндә ачыкланган. Иң элек LADA-ASOY5L автомобиле салонында этикеткалары, маркировкасы һәм товарны озату документлары булмаган, составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган, һәркайсы 5әр литрлы 2 пластик шешә табып алынган. Машина йөртүче, әлеге шешәләргә аракы тутырылган, аларны үземнең кирәк-ярагым өчен, Казанда Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамы чатында таныш булмаган ир-атлардан сатып алдым, дип аңлаткан.
Шуннан соң ВАЗ 21053 автомобиле салонын тикшергәндә Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасыз, Казахстан Республикасында җитештерелгән һәркайсы 0,5 литр күләмендә 3 шешә табылган. Легаль булмаган хәмер продукциясе һәр ике очракта полиция хезмәткәрләре тарафыннан әйләнештән алынган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган алкогольле продукцияне ташу фактлары буенча административ тикшерүләр алып бара.