Лицензиясез эшләүчегә – җәза, бу хакта хәбәр җиткерүчегә – акча

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Республикабызда яшәүчеләр “Халык контроле” системасы ярдәмендә үзләренең шикаять-дәгъваларын, теләкләрен белдерү, башкаларның хәбәрләрен хуплау һәм ведомстволар тарафыннан кабул ителгән карарларны бәяләү мөмкинлеге алды.

Дәүләт хакимияте органнарының гражданнар белән берлектә эшләү системасы – бик тә уңайлы. Хәзер гражданнарыбыз өендә яки эш урынында интернетка кереп, үзләрен кызыксындырган темага хәбәр  җиткерә, шулай ук аның буенча кабул ителгән карарларны күзәтә ала. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының хәбәрдарлыгы һәм ачыклыгы хәбәрне, җиткерелгән вакыттан алып, анда күтәрелгән проблеманы хәл итүгә кадәр, һәрдаим күзәтеп тору мөмкинлеге бирә.

Әлмәттә яшәүче берәү “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша «Панорама» сәүдә үзәгендә урнашкан кафеда тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатулары турында хәбәр иткән иде.

2017 елның 13 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге  хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензиясе һәм товарны озату документлары булмаган килеш алкогольле продукцияне сату факты билгеләнде.

Шулай итеп, кафедагы барлык хәмер продукциясен әйләнештән алырга туры килде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.

Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталыннан файдаланучылар, актив гражданлык позициясен күрсәтү һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлегенә җитди зыян белән янаган легаль булмаган алкогольле продукцияне таратуга киртә куюдан тыш, расланылган һәр факт өчен матди бүләк тә ала әле. Аның күләме 1дән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International