Айдар авылында яшәүчеләр белән очрашу

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Әле шушы көннәрдә генә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче районы Айдар авылында яшәүчеләр белән очрашты.

Очрашу гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, үз хокукларыңны дөрес итеп яклау ысулларын белгән тәкъдирдә, көндәлек тормышта кулланучыларның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләренең ничегрәк үтәлүе белән таныштыру максатыннан үткәрелде.

Кабул итү вакытында җиңел генә телдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге закон аңлатылды. Шуннан очрашу әңгәмә рәвешен алып,  аның барышында көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Сатучы белән кулланучы арасында килеп чыккан бәхәсле хәлләр һәм алардан чыгу юллары каралды, шулай ук авылда яшәүче бер ир-атка сыйфатсыз сепараторны башкасына алыштыру турында претензия проектын тутыруга ярдәм ителде.

Әйтергә кирәк, очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы булды. Ахырда территориаль орган хезмәткәрләре, гражданнарыбызны юридик яктан белемлерәк итү өчен, газета һәм кулланучылар өчен белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International