Полиция хезмәткәрләре Әлмәттә яшәүче 18 яшьлек бер егетне 2000 шешәдән артыграк легаль булмаган хәмердән коры калдырган

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Әлмәттә яшәүче 18 яшьлек егет легаль булмаган хәмерне саклаган һәм саткан өчен суд хөкеме алдына басачак, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте.

Узган елның 11 ноябрендә полиция хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә склад бүлмәсенә тентү үткәргән. Тентү барышында алар  2000 шешә «Царская», 76 шешә   «Баязет», 24 шешә «Альмека» текиласы, 19 шешә «Хванкара» шәрабе һәм 154 шешә «Талка» аракысына тап булган. Егетнең, Воронеж шәһәрендә таныш булмаган берәүдән сатып алганнан соң, спиртлы эчемлекләрне, кыйммәтрәк бәядән сатып җибәрү максатыннан, складта саклавы ачыкланган. Тикшерүчеләр аңа карата “Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.  Хәзер егеткә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International